Мөслимдә "Ространснадзор" комиссиясе эшли
Кичә, район хакимиятенең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең утырышы үтте. Утырышны район Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хамматов алып барды. Аның эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Әхмәтов, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Айнур Хәйретдинов, Мөслим районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Вахитов...
Утырышта сүз, "Ространснадзор" оешмасы тарафыннан, юл эшчәнлеген һәм транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру буенча таләпләрнең үтәлеше буенча тикшерү хакында барды. Әлеге эшчәнлекне оыештыручы барлык оешма-предприятие җитәкчеләренә, тикшерү эшенә теләкләшлек белдерергә, кирәкле ярдәмне күрсәтергә тәкъдим ителде. Ространснадзор оешмасының Кама буе бүлеге җитәкчесе Анатолий Жаренков булачак тикшерүнең максаты һәм планы белән таныштырды. Комиссия районыбызда ике атна дәвамында эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев