Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә олы яшьтәге берәүне мошенниклар алдаган

14 августтан 21 августка кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частена 62 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 18 хәбәргә күбрәк.

Узган атнада 2 җинаять эше кузгатылды. Билгесез зат, 64 яшьлек Рус Шуган кешесенә шалтыратып, үзен аның туганы ди һәм кыен хәлгә таруы хакында хәбәр итә. Аңа, янәсе, ашыгыч рәвештә акча кирәк. Карта счетын әйтеп, шуңа билгеле күләмдә акча күчерүләрен сорый. Йомшак күңелле карт кеше, туганын бәладә калдырырга теләмичә, кызына акча күчерергә куша. Акча күчергәннән соң, шалтыратучының телефонын тотып булмавы да шикләндерми аны. Бары тик өйгә кайтып кергән хатыны туганнарының хатынына шалтыраткач кына хәл ачыклана. Баксаң, туганы йоклап ята һәм беркемгә дә шалтыратмаган. Мошенниклар чираттагы тапкыр безне кармакка эләктерделәр, димәк. Бу турыда җентекләп сөйләвебезнең сәбәбе - сезнең мошенниклар тозагына эләгүегезне теләмибез. Кемгәдер акча күчерер алдыннан, һичьюгы, якыннарыгыз белән киңәшегез яисә участок инспекторына, 2-42-02 телефоны аша безнең дежур бүлегенә шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев