21 сентябрь 2015 яңалыклары
-
МТВ 19.09.2015
-
21-22 сентябрь - Мөслимдә татар әдәбияты көннәре
Инде хәбәр иткәнебезчә, бүген Мөслимгә зур кунаклар - якташ язучыларыбыз, республиканың танылган шагыйрьләре килде. Алар көн дәвамында районның истәлекле урыннарында булдылар, яңарган, ремонт кичергән биналар белән таныштылар.
-
Эш бирүчегә чит ил кешеләрен эшкә алу өчен рөхсәт кирәк түгел
Качкын статусы алган Украина гражданнарына һәм Россиядә вакытлыча яшәүче чит ил гражданнарына эшкә урнашу өчен рөхсәт яки патент, ә эш бирүчегә чит ил кешеләрен эшкә алу өчен рөхсәт кирәк түгел.
-
IT-чемпион конкурсының икенче этабында түбәнтабылылар лидерлык итә
Татарстанда "IT-чемпион" конкурсы дәвам итә. Бу көннәрдә конкурсның икенче этабы бара. Биредә Мөслим районы мәгариф учреждениеләрендә белем алучы укучыларның 61% катнаша.
-
Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының I сессиясе узды
Сессия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары -Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раил Гаффаров катнашты.
-
Ун көн аралыгында районда 7 юл-транспорт һаләкате теркәлгән
Соңгы ун көн эчендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 54 шалтырату кергән. Шуларның икесе - урлашу очраклары турында. Ун көн аралыгында районда 7 юл-транспорт һаләкате теркәлгән.
-
Әгәр, хезмәткәр берничә ел дәвамында тиешле ялын файдаланмаган икән, ул аны киләсе елларда алырга хокуклы
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 114, 122 маддәләре нигезендә хезмәткәргә түләүле ял ел саен бирелергә тиеш. РФ Хезмәт кодексының 124 маддәсе 4 бүлегендә каралганча, ел саен бирелергә тиешле бу ял ике ел рәттән бирелмичә кала алмый, шулай ук унсигез яшькә кадәрге һәм зарарлы (яки) куркыныч эш шартларында эшләүче хезмәткәрләргә бирелергә тиеш.
-
Умартачы закон бозган
Дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белән берлектә Мөслим районы прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгате буенча умартачылык белән шөгыльләнгәндә санитария буенча законнар үтәлешен тикшерде.