Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының I сессиясе узды

Сессия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары -Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раил Гаффаров катнашты.

Сессиянең көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды. Сессиянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә "ТР Мөслим муниципаль районында узган ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә сайлаулар турында" мәсьәләсе булып, территориаль сайлау комиссиясе рәисе М. Әһлиев сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. Икенче мәсьәлә "ТР Мөслим муниципаль районы башлыгын сайлау турында" иде. ТР Мөслим муниципаль районы Уставының 37 маддәсе нигезендә район башлыгы Мөслим муниципаль районы вәкиллеклекле органы депутатлары арасыннан сайланырга тиеш. Министр Э.Фәттахов Мөслим муниципаль район башлыгы вазыйфасына Рамил Хәмзә улы Муллинны тәкъдим итте. Яшерен тавыш бирү юлы белән район башлыгы итеп Р. Муллин сайланды. Рамил Хәмзович "район халкына тугрылыклы хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итәргә, район башлыгына йөкләнгән югары вазыйфаларны намус белән башкарырга" вәгъдә бирде һәм аңа ышаныч белдергән халыкка, депутатларга рәхмәтен җиткерде.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә "ТР Мөслим муниципаль район башлыгының урынбасарын сайлау турында" иде. Сессия эшен дәвам итеп, район башлыгы Р. Муллин әлеге вазыйфага моңа кадәр "Россельхозбанк"ның Мөслимдәге өстәмә офисы идарәчесе булган Ленар Авзаловны тәкъдим итте һәм әлеге кандидатура бертавыштан кабул ителде. Сессия эшендә шулай ук "ТР Мөслим муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында" һәм "ТР Мөслим муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны вакытлыча йөкләү турында" мәсьәләләре каралды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Галимов шәхси гаризасы нигезендә үзен район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларыннан вакытыннан алда азат итүне сорый. Депутатлар әлеге гаризаны канәгатьләндерергә дип тавыш бирде һәм район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаруны район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илнур Әхмәтовка йөкләргә дигән тәкъдимне бертавыштан кабул итте. Сессиянең көн тәртибенә куелган соңгы мәсьәлә "ТР Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруга конкурс игълан итү турында" иде.

Cессиядә өченче чакырылыш депутатлары белән бергә яңа җитәкчеләр дә тәкъдим ителде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Рафаэль Тимофеевич Демидов куелды. Бөгелмә аграр көллиятенең Мөслим филиалы директоры итеп Рәшит Исрафил улы Кирамов билгеләнде. Ларис Бариевка, Рамил Абдуллинга, Рафаэль Демидовка һәм Рәшит Кирамовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X