Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш бирүчегә чит ил кешеләрен эшкә алу өчен рөхсәт кирәк түгел

Качкын статусы алган Украина гражданнарына һәм Россиядә вакытлыча яшәүче чит ил гражданнарына эшкә урнашу өчен рөхсәт яки патент, ә эш бирүчегә чит ил кешеләрен эшкә алу өчен рөхсәт кирәк түгел.

Эш бирүче белән чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган кеше арасында хезмәт мәсьләсенә кагылышлы кагыйдәләр бар. Алар хезмәт хокуклары нормаларын үз эченә алган хезмәт кануннары һәм башка актлар нигезендә расланган. Искәрмә булып, РФ федераль законы яки халыкара килешүләр нигезендә чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган кеше арасында хезмәт мөнәсәбәтләре чит илнең хокукларына нигезләнеп көйләнә.

Гомуми кагыйдәләр нигезендә чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган кеше Россиядә эшләргә рөхсәте яки патенты булганда гына эшли ала, ә эш бирүчегә аларны эшкә алу өчен чит ил эшчеләрен эшкә алу турында рөхсәт алырга кирәк ("Чит ил гражданнарының Россия Федерациясендә хокук нигезләмәсе турында" закон №115-ФЗ 25.07.2002 ел).

2015 нче елның 1 гыйнварыннан виза алмыйча Россиягә килүче балигь булган, законлы рәвештә яшәүче гражданнар патенты булган эш бирүче юридик зат чит ил гражданы тарафыннан эшкә алына алалар. Патент -ул чит ил гражданнарына Россия территориясендә вакытлыча хезмәт эшчәнлеге алып барырга рөхсәт бирүче документ.

Әмма берничә искәрмә бар. 115 санлы Федераль законның 13 маддәсе, 4 бүлеге, 1,11 бүлекчәләрендә язылганча, Россиядә вакытлыча яшәүче чит ил гражданнары һәм качкын статусы булганнарга эшкә урнашырга, ә эш бирүчегә чит ил кешеләрен эшкә алу өчен рөхсәт кирәк түгел.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев