3 октябрь 2021 яңалыклары
-
Мөслим балалар йортына 1 яшькә кадәрге сабыйларны кабул иткәннәр
1944 елда ТАССРның Халык комиссарлары советы һәм Сәламәтлек саклау халык комиссариаты карары белән Мөслимдә районара бала йорты ачыла. Ул Мөслим, Сарман, Калинин һәм Минзәлә районнары өчен булдырыла. 25 койкага исәпләнгән була.
-
Кош гриппы турында
2021 елның башыннан Россия Федерациясе территориясендә кош гриппының 15 учагы теркәлгән. Авыру очраклары Әстерхан, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Дагстан Республикасында һәм Краснодар краенда күзәтелгән. Кыргый кошларның миграциясе авыру таралуның төп факторы булып тора.
-
Халык медицинасы
– Кизүгә каршы көрәштә пихта мае – шәп ярдәмче. Ул тире аша тирәнгә үтеп керә, озаграк файдаланганда, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Моның өчен авыруның күкрәген, кулларын һәм аякларын 5-6 сәгать саен пихта мае белән уып торырга кирәк.
-
4 октябрь көненә һава торышы
Төнлә минималь температура +3,+6 градус.
-
Сәдака дәвасы
Күп еллар элек булды бу хәл. Гаилә корып яши башлагач, беренче балабыз туды. Шатлыгыбыз чиксез иде. Әмма нәни улыбыз чирли башлады, хәле көннән-көн начарланды. Нинди генә чаралар куллансак та, сәламәтлеге яхшырмады.
-
Матурлык гаиләдән башлана
Иске Карамалы авылында кичке уенда танышканнан бирле Лилия белән Илнар бер-берләреннән аерылмыйлар. Казан кызы әбисенә кунакка кайткан җирдән авыл егетенә чын-чынлап гашыйк була.
-
Эш бирүче аша
Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте хәбәр итүенчә: пенсияне эш бирүче аша да рәсмиләштереп була. Моның өчен гражданин эшләгән оешма Россия Пенсия фонды белән электрон хезмәттәшлек турында килешү төзегән булырга тиеш.
-
Киемдә махсус яктырткыч җайланмалар булырга тиеш
Көзгә кергәч киемнәрдәге яктырткыч билгеләрнең булу-булмавына аеруча игътибар арта.
-
Урманнар – планетаның үпкәсе
Урман углекислый газны йота һәм кислород бүлеп чыгара. Шул ук вакытта һаваны тузаннан һәм башка зыянлы катнашмалардан чистарта.