Урманнар – планетаның үпкәсе
Урман углекислый газны йота һәм кислород бүлеп чыгара. Шул ук вакытта һаваны тузаннан һәм башка зыянлы катнашмалардан чистарта.
Мөслим урманчылыгы Ташъелга, Крәш. Шуран, Метрәй, Вәрәшбаш, Краснояр, Нарат Асты, Табын, Игенче, Атлас урманнарында 10100 гектар җир били. Әлеге биләмәләрдән урманчылар 40 кг каен орлыгы, 3 тоннадан артык нарат күркәсе җыеп алды.
– Октябрь башында 20 гектарга якын мәйданда имән орлыкларын чәчәрбез, дип планлаштырабыз. Урманчылар имән чикләвеге җыю белән мәшгуль. Бүгенге көндә 5 центнер чимал җыеп өлгердек, – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.
Имән чикләвеген саклауга куеп булмый, аны шунда ук кулланылышка кертергә кирәк. Көзен җыелган имән чикләвеге утыртабыз. Ә нарат күркәләрен, каен орлыкларын киптерү өчен Минзәлә урманчылыгына илтәбез. Анда орлык, махсус киптерү аппаратында сыйфатын яхшыртканнан соң, Яңа Усы питомнигына кайтарыла.
– Урманнардагы матурлык – үзе бер хозурлык! Тик имән- каеннар күкрәп үссен өчен бик күп вакыт кирәк. Үсенте агач булганчы биш ел вакыт уза! – ди Рәфил Асылгәрәев. – Урман питомниктан башлана. Яңа Усы урманындагы питомникта утырту өчен нарат, тупыл, чыршы үсентеләре үстерелә. Питомник 1, 90 гектар мәйданны били. Орлыкны урманчылар үзләре әзерли.
Башка үсентеләрдән аермалы буларак, каен орлыгы декабрь аенда чәчелә. Җир куенына иңдерелгән орлык өстенә пычкы чүбен җәяләр. Хәзер агачлар махсуслашкан “МТЗ-82” тракторы белән утыртыла. Техника белән тракторчы Илнур Вәлиев идарә итә.
Агачларны утырту белән генә эш бетми. Үсентеләрне тәрбияләргә дә кирәк. Быелгы җәй урманчылар өчен “урак өсте”нә тиң булды. Җәй коры килү сәбәпле урманнарны янгыннардан саклау өчен дә зур көч куелды. Урманнарны саклау һәм аларның күләмен арттыру өчен “Урманнарны саклау” проектына да старт бирелде.
– Урман мастерының эше бик җаваплы. Урманга контрольлек итү дә, тәртип бозу очракларын ачыклау һәм туктату да, янгыннан саклау да, орлык җыю, агачлар утырту, аларны тәрбияләү эше дә урман мастеры җаваплылыгында. Ташъелга, Атлас, Вәрәшбаш урманнарында өч мастер эшли. Мастерлар Мөхәмәтгали Галимов, Фәрһәт Минһаҗетдинов, Илнур Латыйпов, урманчы Феликс Кинарский вазыйфаларын зур төгәллек белән башкаралар, – ди Рәфил Асылгәрәев.
Урманнарны саклау өчен 15 майдан 15 октябрьгә кадәрге чорда урманнарда учак ягу катгый тыела. Быел, җәй коры килү сәбәпле, дүртенче класслы янгыннар куркынычы зур булуын да билгеләп үтте урманчылар. Урман буйларында 53 км озынлыкта минераль полосалар ясалган. Шул ук вакытта карт агачлар киселә. Быел 50 гектар мәйданда посадкаларда чистарту эшләре башкарылган.
Урманнар сәламәтлек чыганагы да. Урманнар булган җирдә яшәү сәламәтлек өчен аеруча файдалы, ди табиблар.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев