Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы турында

2021 елның башын­нан Россия Федерация­се территориясендә кош гриппының 15 учагы теркәлгән. Авыру очракла­ры Әстерхан, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Дагстан Ре­спубликасында һәм Крас­нодар краенда күзәтелгән. Кыргый кошларның мигра­циясе авыру таралуның төп факторы булып тора.

Кош гриппы – вируслы авыру. Ул ашкайнату, сулыш алу органнарына зыян сала, кошларның күпләп үлүенә китерергә мөмкин. Дәвалау алымы юк. Шул сәбәпле авы­ру кошны юк итәләр.

– Кош гриппының сим­птомнары: кошларның йо­мырка салуы, ашаулары кинәт кими, тамаклары кибә, хәлләре китә. Авыру кош башын төрле якка боргалый, муены кәкрәя, тышкы ярсыткычларга бита­раф кала. Йон-каурыйлары тузгыган була, үләр алдыннан кикриге зәңгәрләнә. Тавыклар башларын иеп, күзләрен йо­мып тора, томшык тишекләре тыгылган була. Гырылдап, еш-еш сулыйлар. Эчләре китәргә мөмкин, тизәкләре яшькелт-көрән төстә була, – дип аңлата район ветерина­рия берләшмәсе җитәкчесе Ри­шат Шәяхмәтов.

Авыруны төп кисәтү чара­сы – вакцинация үткәрү, ревак­цинация ясау. Кош-корт башка кошлар белән контактка керер­лек булмасын. Азыкны ябык бинада сакларга кирәк.

Кош-кортны авыру булма­ган регионнардан гына са­тып алырга киңәш ителә. Са­тып алгач, 10 көн аерым асрап күзәтергә кирәк. Авыру яисә үлгән кош булган очракта вете­ринария берләшмәсенә хәбәр итәргә.

Авыру кошларның бүлендекләре, үсемлекләргә, суга эләгеп, һавада таралып, су эчкәндә, су коенганда, һава- тамчы, һава-тузан юлы, пыч­рак куллар аша кешегә йо­гарга мөмкин. Шәхси гигиена таләпләрен үтәү мөһим. Кош- корт караганнан соң гриппка охшаш кискен респиратор авы­руга юлыксагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр район ветерина­рия берләшмәсе табиблары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев