“Әни" диясем килә
Бик акыллы булып үсте аның Фәрите. Тәртипле, сүз тыңлаучан булды. Сеңлесе Алияне үстерешергә дә ярдәм итте, бакчадан да үзе алып кайта иде сеңлесен. Үсә-үсә әлләни булды аның Фәритенә. Урамга, дуслары янына чыгып китәргә җай гына эзләп торды.