Гармунчы Илүс
Илүс Исрафилов – Югары Табын авылы егете. 1949 елда гади колхозчы гаиләсендә, Хәниф белән Җәннәтнең икенче баласы булып дөньяга килә ул.
– Әти-әни кочагында иркәләнеп үсәргә туры килмәде. Әтине паралич сугып, аяклары йөрмәс була, ике таякка кала. Әни, 8 яшендә кызамык белән авырганнан соң, телдән язган. Нигездә олы абыебыз Флүр карамагында булдык. Әти гарип булса да, эшләмәгән эше юк иде. Сандалилар тегүе, олтан салып утырулары бүгенгедәй күз алдында. Әнкәй, телсез булса да, бик эшчән, чая хатын-кыз иде. Урманнан җиләксез кайтканы булмады. Әле картайгач та урманга алып бардым үзен. Бер чиләк шомырт белән бормаланып аккан елга аша салынган басма өстеннән көчкә үрмәләп чыкканы истә. Әткәй белән әнкәй, сәламәтлеккә туена алмаса да, дөрес тәрбия бирде. Начар юлга басмадык. Хезмәт тәрбиясе белән үскән буын без, – дип искә ала Илүс абый.
Райондашыбызны мөслимлеләр генә түгел, Татарстанда, Россиядә яшәүче күпләр белә. Республикакүләм концертларга еш чакыралар аны. Казан, Мәскәү шәһәрләрендә хор белән чыгыш ясап, оста итеп баянда, гармунда уйнаган Илүс абый махсус уку йортларын тәмамламаган, гармунда да үзлегеннән уйнарга өйрәнгән.
– Биш яшемдә мөстәкыйль идем инде мин. Табыннан Тойгелдегә турыга гына чыгып, әнкәйнең сеңлесе Хәят апаларга бара идем. Ябир җизнәйнең гармуны бар иде. Шул гармунда уйнар өчен, билләһи, әллә ниләр эшләргә әзер идем. Иптәш малайлар белән кешедә өй юып яки тирес чыгарып та йөрдек. Эш беткәч, гармунда уйнаталар бит! Уйныйсың да кире бирәсең! Шул гармун, ымсындырып, ниләр генә эшләтмәде. Яшьрәк чакта ихата тутырып сарык-сыер, тыкрык тутырып каз асрадык, тик гармуныма һәрвакыт вакыт таба идем, – дип елмая Илүс абый.
Мәлләтамак урта мәктәбен тәмамлагач, егет документларын Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә тапшыра. Сәнгатькә гашыйк егет консерваториягә дә барып карый. Аның гармунда уйнавын, моңланып җыр сузуын тыңлаган профессорлар егетне биш куллап алырга әзер! Тик консерваториягә укырга кергәнче музыка училищесын тәмамлау шарт икән. Илүс абый, хыялын күңел түренә салып, Мөслимгә юл тота.
– Илүс абый – яраткан укытучым. Тормышның төбеннән күтәрелгән кеше. Үзлегеннән уен коралларында уйнарга өйрәнгән, үз тырышлыгы белән укырга кергән, ике югары белем алган. Ничәмә-ничә буынга тәрбия биргән Илүс абыйның балалары да тормышта үз урыннарын тапкан. Без, укучылары, аны бары тик хөрмәт белән искә алабыз. Мәктәп турында сөйләшкәндә, һичшиксез, Илүс абый искә төшә. Укытучы гына түгел, тормыш мәктәбен узарга ярдәм иткән остаз ул. Авырлыкларны күп күргән кеше буларак, бала күңелен дә яхшы аңлый иде. Өлкән буын вәкилләре укытучыбызның мәктәптә укыган чорда укытучылар бүлмәсеннән гармун алып чыгып уйнавы турында сөйли иде. Укытучылары ачуланса да, Илүс абый барыбер үзенекен иткән: җае чыккан саен гармунда уйнаган, – ди аның укучысы Гөлнара Кадыйрова.
Илүс Исрафилов ТР мәгариф министры тәкъдиме белән ике ел Баек мәктәбендә укыта. Аннан, армия сафларына алынып, Венгриядә хезмәт итә. Биредә аны самолетлар белән идарә итү частенә механик итеп билгелиләр. Хәрби хезмәтен үтәп кайткан егетнең туган авылыннан ерак китәсе килми, Түбән Табын урта мәктәбендә рус теле, тарих фәннәрен укыта. Югары Табын авылында урта мәктәп төзелгәч, Илүс абыйны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Ул елларда 162 балага исәпләнгән мәктәп гөр килеп тора. Авылдашлары: “Мәктәп Илүс тырышлыгы белән салынды”, – дип сөйли.
– Ул вакытта мәгариф министры Васыйл Гайфуллин иде. Министр мәктәп төзелешенә нык ярдәм итте. Укучыларга тегү машиналары, парталар, шкафлар, кыскасы, бөтен кирәкле әйберләрне алып кайттык. Бернинди проблема, тоткарлыклар булмады, – ди Илүс абый. – Укучыларым арасында сәнгатькә тартылучылар да әз түгел. Кечкенә чакта мунчага барып гармун уйнаганымны искә төшерәм дә, шаккатам: бүген бит мөмкинлекләр күбрәк!
Илүс абыйның тормыш иптәше Гөлдәмия апаны да күпләр беләдер. Элек район үзәгендәге универмаг янында газета-журналлар сатылучы киоск бар иде. Гөлдәмия апа шунда эшләде.
– Сәнгатькә гашыйк кешенең күңеле йомшак була, диләр. Хак икән. Гомерем буе иремнең кадерлесе булып яшәдем. Җырчы Фатыйма Имашева – Илүсемнең сеңлесе. Мәдәният институтының дирижерлык бүлегендә укыды ул. Аның тормыш иптәше Мәгъсүт абыйны да мөслимлеләр яхшы белә. Танылган композиторның туганы булса да, Илүс тормышта беркайчан да җайлы юл эзләмәде. Үз көченә ышанып, үз тырышлыгы белән дөнья көтте, – ди Гөлдәмия апа.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев