5 октябрь 2018 яңалыклары
-
6 октябрь көненә һава торышы
Төнлә минималь температура +3,+5 градус, көндез максималь температура +8,+10 градус тәшкил итәчәк.
-
Иртәгә ярминкә узачак
6 октябрь көнне район үзәгендә “Дуслар клаб” артындагы мәйданда ярминкә була.
-
Мөслим район үзәк хастаханәсендә янгынга каршы өйрәнүләр узды
Өйрәнүләр автоматик янгын сигнализациясе сигналын " эшкәртүдән» башланды.
-
Авылым тарихы: Ольгино
Ольгинога терәлеп торган Метрәй авылына исем Хвощинскаяның үги улы Дмитрий хөрмәтенә бирелгән. Татарлар аны үзләренчә Митрәй дип йөрткәннәр, Метрәй сүзе шуннан барлыкка килгән, диләр.
-
Президент мараллары Татарстан урманнарына ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган
Татарстанның кыргый табигатенә асыл боланнарны кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирә.
-
Арабызда шундый кешеләр бар. Әзһәр Хәнипов
Сарымсакны 20 сентябрьдән 10 нчы октябрьгә кадәр 12 см тирәнлектә утыртырга кирәк. Суганны кышлыкка яз көне генә утырталар.
-
Өлкәннәр хөрмәтләнде
Халыкара өлкәннәр көне һәм өлкәннәр ункөлеге кысаларында үткәрелүче чаралар елдан-ел арта бара һәм үзенчәлеклерәк итеп, җанлы оештырыла. Төрле күңел ачу чаралары, бәйрәм кичәләре белән бергә өлкәннәргә ярдәм итүне, хәйриячелекне күздә тоткан акцияләр, ярминкәләрдә өлкән буынга булган хөрмәт һәм кайгырту чагыла.
-
Яшьләрдән калышмас өчен
РФ Пенсия фондының Мөслим районы буенча клиент хезмәте бүлеге өлкәннәрне компьютер грамотасына өйрәтү максатында “Компьютер грамотасы башлангычы” курсларына тыңлаучылар җыя.
-
Көзге чакырылышта
1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу чакырылышта беренче озату октябрь азагында булыр дип көтелә.
-
Район башлыгы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Халыкара укытучылар көне уңаеннан муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас котлауларымны җиткерәм.