Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгы укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Халыкара укытучылар көне уңаеннан муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас котлауларымны җиткерәм.

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары!

Халыкара укытучылар көне уңаеннан муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән ихлас котлауларымны җиткерәм.

Балалар белән эшләү зур игътибар һәм сабырлык таләп итә. Сезнең кулда – ил язмышы, республикабызның һәм Мөслимебезнең киләчәге. Сез белем биргән укучылар илебезнең һәм җиребезнең лаеклы гражданнары, ватанпәрвәрләре булып үсәрләр, безнең матур эшләребезне уңышлы дәвам итәрләр дип ышанабыз.

Бүген районыбыз мәктәпләрендә гаять зур интеллектуаль һәм иҗади потенциал тупланган. Хезмәтегездә уңышлы рәвештә алдынгы алымнарны, яңа технологияләрне куллану, эшне заман таләпләренә туры китереп оештыру югары нәтиҗәләр бирә. Җирлегебездәге мәгариф учреждениеләре, мөгаллимнәр, республика һәм рәсәй күләмендә үткәрелүче бәйгеләрдә актив катнашып, югары исемнәргә һәм төрле грантларга ия булалар.

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Белем бирү – дөньяда иң борынгы һәм иң дәрәҗәле һөнәр. Сез укытучы һөнәренең барлык серләрен дә камил беләсез һәм үз белемнәрегезне укучыларыгыз белән бүлешәсез. Узган уку елындагы әһәмиятле җиңүләрегез өчен рәхмәт сезгә. Яңа уку елында алар тагын да артсын. Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади эзләнүләр, югары максатларга ирешүегезне, тырыш укучылар һәм һөнәри планнарыгызның гамәлгә ашуын телим. Бәйрәм белән!

Рамил Муллин, муниципаль район башлыгы,

район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев