Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Өлкәннәр хөрмәтләнде

Халыкара өлкәннәр көне һәм өлкәннәр ункөлеге кысаларында үткәрелүче чаралар елдан-ел арта бара һәм үзенчәлеклерәк итеп, җанлы оештырыла. Төрле күңел ачу чаралары, бәйрәм кичәләре белән бергә өлкәннәргә ярдәм итүне, хәйриячелекне күздә тоткан акцияләр, ярминкәләрдә өлкән буынга булган хөрмәт һәм кайгырту чагыла.

Халыкара өлкәннәр көне һәм өлкәннәр ункөлеге кысаларында үткәрелүче чаралар елдан-ел арта бара һәм үзенчәлеклерәк итеп, җанлы оештырыла. Төрле күңел ачу чаралары, бәйрәм кичәләре белән бергә өлкәннәргә ярдәм итүне, хәйриячелекне күздә тоткан акцияләр, ярминкәләрдә өлкән буынга булган хөрмәт һәм кайгырту чагыла. Һәр җирлектән, оешма-предприятиеләрдән өлкән буын вәкилләрен чакырып, район мәдәният йортында уздырылучы бәйрәм тантанасы декада чорында узучы вакыйгаларның иң зурысыдыр, мөгаен. Быел тантана 4 октябрь көнне үтте.

Анда кунакларга чәй табыны артында сыйлану мөмкинлеге тудырылган иде. Тантананы ачып, район башлыгы Рамил Муллин бәйрәм тәбрикләүләрен ирештерде:

– Сез – районыбызның халык хуҗалыгын үстерүдә озак еллар армый-талмый хезмәт куйган буын вәкилләре. Сезнең тормыш – ул фидакарьлек һәм әхлаклылык үрнәге. Үзегезнең бай тормыш тәҗрибәсен яшьләр белән бүлешәсез, сез бүген дә сафта. Күпләрегез актив тормыш рәвешенә өстенлек бирә, җәмәгать эшләрен алып бара. Сезгә сәламәтлек, рухи ныклык, гаилә бәхете телим.

Рамил Муллин озак еллар Мәллатамак авыл җирлеге ветераннар советын җитәкләгән Диммөхәммәтов Марс Вәлимөхәммәт улына тынгысыз җәмәгать эшчәнлеге өчен район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Хезмәт юлын авыл хуҗалыгының җаваплы тармакларында, җитәкче урыннарда эшләп үткәргән Солтанов Нәҗип Муллагали улы һәм район ветераннар советы каршында эшләүче “Сүнмәс дәрт” клубы җитәкчесеСөләйманова Наилә Салих кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Р. Муллин өч дистә елдан артык эшләү дәверендә даны районда гына түгел, республика күләмендә танылган “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубына сәхнә киемнәре өчен 300 мең сумлык сертификат тапшырды.

Өлкәннәрне республика хөкүмәте исеменнән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров тәбрикләде:

– Мөслим матур үзгәрешләр кичерә: район үзәге, авыллар яңара, төзекләнә. Сез – туган төбәгегез үсешенә күп көч куйган кешеләр, бүген дә, кулыгыздан килгәнчә, шушы изге эшкә үз өлешегезне кертәсез, иҗтимагый тормышта активлык күрсәтәсез. Хөрмәттә, имин тормышта бәхетле яшәгез.

Рәис Гомәров ветераннар хәрәкәтен җанландыруда актив катнашканнары өчен Крәш. Шуран авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Гайнетдинов Әбүзәр Салихҗан улына, Метрәй авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Сәетов Дамир Сәетнәсим улына республика ветераннар советының Мактау грамотасын тапшырды. Район ветераннар хәрәкәтен үстерүдә актив катнашканнары өчен Тойгелде авыл җирлеге хезмәт ветераны Әхмәтҗанов Рафаэль Әхмәдиша улына, Метрәй авыл җирлеге хезмәт ветераны Шәймиев Нәкыйф Нуриәхмәт улына район ветераннар советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чара район үзешчәннәренең концерт программасы белән дәвам итте. Миргарифан Ханнановның Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән бергәләп иҗат иткән “Бәйрәм белән сезне, ветераннар!” җыры өлкәннәргә бүләк булып яңгырады.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев