15 май 2018 яңалыклары
-
ТӘМЛЕТАМАК: "Королевская ватрушка" пешерәбез
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Алсу Әбелханова балалар өчен пешергән "Королевская ватрушка" рецептын тәкъдим итә. Камыр өчен: 2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 бал калагы көпшәкләндергеч, 700 г катырылган атланмай.
-
ТАТАРСТАНДА ЯҢАЧА НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ
Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде. Бу хакта "Интертат.ру" сайты яза.
-
Иртә культуралар чәчеләсе мәйданның яртысында эш төгәлләнде
Район хуҗалыклары көн саен 4 мең гектарда һәм аннан да артыграк мәйданда чәчү эшләре үткәрә. Бүгенге көнгә 30 мең 200 гектарда иртә культуралар чәчелде.
-
Терлекчелектә кышлатудан җәйге чорга күчү бара
“Туган як” агрофирмасында бу җаваплы чорда малларның продуктлылыгын тотрыклы саклыйлар. Биредә һәр сыердан көнлек уртача савым – 11,8 кг тәшкил итә.
-
Иртәгә +21, 23 градус җылы булачак
Тик көчле җил чыгарга мөмкин.
-
Сергей Иванов: FIFA-2018 вакытында Татарстанда туристлар саны 200 меңнән дә ким булмаячак
Мундиальдан көтелгән икътисади нәтиҗәне ТР туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе 18-20 млрд сумга бәяләде.
-
2018 елда Татарстанда электрон "больничныйлар" бирү ун тапкыр арткан
Бүген бөтен ил буенча биш меңнән артык медицина оешмасы эшкә яраксызлык турында миллионга якын электрон язу биргән.
-
Мөслимлеләрне китаплар авторы Венера Мәҗитова белән очрашуга чакыралар
16нчы май көнне 10 сәгатьтә үзәк китапханәдә "Өй ашлары" һәм "Хуҗабикә" китаплары авторы Венера Мәҗитова белән очрашу була.
-
ЧМ-2018гә 1,3-тонналы чәк-чәк әзерләячәкләр һәм "Тәмле Казан" фестивалендә күрсәтәчәкләр
Бәйрәм өчен турнирда катнашучы бөтен илләрнең символикасы кергән 150 метр озынлыктагы ашъяулык тукыячаклар.
-
Татарстан студенты Кореяның SamsungSkills фәнни үзәгендә стажировка үтәчәк
Россиядән ике студент Кореяда "САD инженер дизайны" һәм «Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау» компетенцияләре буенча стажировка үтәчәк.
-
"Урожай" колхозының легендар рәисе Мирхаҗиян Сәлах улы Сәлаховның 90 яшьлек юбилей кичәсеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
13 нче май көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Россиянең һәм Татарстанның атказанган зоотехнигы, Россиянең мәгариф отличнигы, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины, Ленин, Хезмәт Кызыл байрак, Октябрь революциясе орденнары һ.б.орден, медальләр кавалеры, "Урожай" колхозының легендар рәисе Мирхаҗиян Сәлах улы Сәлаховның 90 яшьлек юбилей кичәсе узды.
-
Болгарда «Кол Гали» кунакханәсенең әзерлеге 90 проценттан күбрәк тәшкил итте
Бүгенге көндә объектта бизәү эшләре һәм территорияне төзекләндерү бара.
-
Районда дүрт ай эчендә 106 кеше үлгән
Аларның 43е – йөрәк һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары, 17се – онкология, 8е – шикәр диабеты, 6сы үпкә авырулары белән.
-
Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау буенча Координацион совет төзелде
Председателем Совета назначен Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин.
-
Мөслимдә "Игътибар, балалар" операциясе старт алды
14 майдан районыбызда “Игътибар – балалар!” операциясе старт алды. Ул 3 июньгә кадәр дәвам итәчәк.