Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: "Королевская ватрушка" пешерәбез

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Алсу Әбелханова балалар өчен пешергән "Королевская ватрушка" рецептын тәкъдим итә. Камыр өчен: 2 стакан он, 0,5 стакан шикәр комы, 0,5 бал калагы көпшәкләндергеч, 700 г катырылган атланмай.

Эчлек өчен: 500 г эремчек, 4 йомырка, лимонның вак угычтан уылган сары тышчасы, 1 бал калагы ванилин, 1 стакан шикәр комы, бераз мәк орлыгы. Эчлек өчен барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга.
 Атланмайны угычтан уарга һәм барлык ингредиентларны кушып кул белән уарга. Валчыклы масса барлыкка киләчәк. Майланган табага валчыкның 1/3 өлешен тигез итеп сибеп чыгарга, эчлекне салырга һәм калган валчыкны өстенә, кырыйларына салып бетерергә.

180 градуска кадәр кызган мичтә 50 минут пешерергә.

Җырчы Инстаграмда нәрсә пешерүләре, нәрсә ашаулары турында фотолар куюларын яратмавын белдергән. Әмма, пешерә белмиләр дип уйламасыннар өчен бер тапкыр шул темага фото куярга булган.

МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/ash-su/alsu-belkhanovadan-korolevskaya-vatrushka/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев