Терлекчелектә кышлатудан җәйге чорга күчү бара
Яңалыклар

Терлекчелектә кышлатудан җәйге чорга күчү бара

“Туган як” агрофирмасында бу җаваплы чорда малларның продуктлылыгын тотрыклы саклыйлар. Биредә һәр сыердан көнлек уртача савым – 11,8 кг тәшкил итә.

Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасында савым сыерларының продуктлылыгы уртача – 23 кг, Илсур Шиһаповта – 13,4, Ринат Сәхипгәрәевтә – 12,7 кг. “Туган як”та һәм аерым фермер хуҗалыкларында сыерлар җәйге лагерьларга чыкты. “Август-Мөслим” агрофирмасы хуҗалыкларында торактагы маллар нигездә көтүлеккә йөртеп ашатыла.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев