15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чәй турында ниләр беләсез? (Бүген Халыкара чәй көне билгеләп үтелә)
15 декабрь көнне Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Халыкара чәй көнен билгеләү турында карар 2004 елда Һиндстанның Мумбай шәһәрендә һәм 2005 елда Бразилиянең Порте Аллегре шәһәрендә үткәрелгән иҗтимагый форумнарда кабул ителгән. Чәй үстерүче һәм эшләп чыгаручы илләр бу көнне бәйрәм итүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Чәй - бик борынгы һәм...
-
Поздравления 14.12.216
-
МТВ 14.12.2016
-
МТВ 7.12.2016
-
Суд приставлары әҗәтлеләрне эзли!
Район суд приставлары ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә бурычлыларны эзли башлады. ЮХИДИ штрафларын түләмәгән һәм бурычлары 10 мең сумнан артып киткән өч райондашыбызның машиналары алынып, аукцион сатуга куелды. Әлеге рейдлары алга таба да дәвам итәчәк.
-
Үрәзмәттән Шәйгәрдановлар гаиләсе "Күркәм гаилә-2016" бәйгесендә җиңде
"Гаилә һәм мәктәп" журналы тарафыннан гаилә кыйммәтен пропагандалау, үрнәк гаиләләрне ачыклау максатында "Күркәм гаилә-2016" бәйгесе оештырылды. Мөслим районы данын Үрәзмәттән Шәйгәрдановлар гаиләсе яклады.
-
“Бердәм Россия” сәяси партиясе Мөслим җирле бүлегенең XXVl конференциясе үтте
Көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Җирле бүлекнең эшчәнлеге һәм контроль-хисап комиссиясе эше буенча чыгышлар тыңланды.
-
Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XlV сессиясе үтте
15 декабрь көнне район хакимиятенең актлар залында өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XlV сессиясе үтте. Сессия эшендә ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов катнашты. Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды.
-
Мөслим районы халык театры микроавтобус белән бүләкләнде
Халык театрларының "Идел йорт-2016" республика фестивале җиңүчесе мәдәният йорты халык театры 12 декабрь көнне башкаланың Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Зал тулы Казан тамашачысы профессионал артистлардан һич ким уйнамаган безнең үзешчәннәрне аягүрә басып алкышлады. Коллектив, гран-прига лаек булып, микроавтобус белән бүләкләнде.
-
Техника ремонтында кемнәр өлгер?
Хуҗалыкларда техника ремонты дәвам итә. Тырма, чәчкеч, күлти кебек агрегатларны төзәтү-карау эшләрен "Туган як" агрофирмасы, Исламов хуҗалыгы башкаларга үрнәк булырлык итеп башкара, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
-
“Игътибар, балалар!” профилактик операциясе башлана
20 декабрьдән республика буенча "Игътибар, балалар!" профилактик операциясе игълан ителә. Операция кысаларында юлларда балаларның юл кагыйдәләрен үтәүләре, шоферларның балаларны махсус утыргычларда йөртүләре, киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибар ителәчәк.
-
Мөслим "ЭКОлидер" конкурсында җиңү яулады
ТР муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелүче ЭКОлидер конкурсының "Муниципаль район территориясендә тирә-юнне саклауда ирешелгән уңышлар" номинациясендә Мөслим муниципаль районы өченче призлы урынны алды. Район Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.