14 июнь 2020 яңалыклары
-
Эсседән ничек сакланырга?
Җәйге челлә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясый. Нәтиҗәдә, баш һәм йөрәк авыртырга, кан басымы уйнарга мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә.
-
Укытучы – мастер
Мөслим җире сәләтле, үз һөнәренә тугры, игелекле, риясыз бик күп шәхесләр, үз эшләренең осталарын үстерде. Фидакарь хезмәтләре, новаторлыклары һәм кешеләрнең тормышын яхшыртырга омтылулары белән алар халыкның хөрмәтен яулап кына калмады, ә туган якларының социаль-икътисадый үсешенә күләмле өлеш кертте. Үз вакытында Мөслим урта мәктәбендә физика һәм машиноведение дәресләре укыткан Исмәгыйль Ногманов – шундый кешеләрнең берсе.
-
Машина-трактор парклары яңара
Ел башыннан 137 млн сумлык югары егәрлекле техника сатып алынды.
-
ТӘМЛЕТАМАК. Чулпаннан – окрошка
Җәй көне окрошканы бик яратып әзерлиләр. Куаста яшелчәләр белән әзерләнгән аш туклыклы һәм җиңел булуы белән аерылып тора. Мөслимдә яшәүче Чулпан Шәймөхәммәтова аны аеруча яратып әзерли. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
15 июнь көненә һава торышы
Көндез максималь температура +20, +23º градус тәшкил итә.
-
Сорагыз – җавап бирәбез. Белдерү кәгазе алмаган очракта нишләргә?
– Салым түләү кирәклеге турында белдерү кәгазе алмаган очракта нишләргә?
-
Өченче буын җиңүе
Мөслим районы командасы, максималь 85 балл җыеп, гомумкоманда беренчелегендә моннан биш ел элек яулаган җиңүен кабатлады.
-
Татарстанда тәүлек эчендә Covid -19 белән 46 зарарлану очрагы теркәлгән
19 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана. Аларның җиңел яки форма.
-
Аш-су остасы
Элек торт пешерү осталары районга берәү була иде. Заманалар үзгәрде. Хәзер теләге булган һәркем күңеленә яткан шөгыль белән мавыга – бәйли, чигә, пешерә-төшерә... Әмәкәй авылы халкы да торт пешерүчеләргә бай. Шуларның берсе – Гөлназ Фәррахова.
-
Үткәннән бер мизгел
Бу рубрикада Мөслимнең ретро фотолары тәкъдим ителә.
-
Зур һәм тату гаилә булып яшик!
Россия моннан 30 ел элек демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты. Шушы еллар эчендә Россия үзенең дәүләтчелек нигезен төзеп, зур юл үтте, дөнья күләмендә танылды, абруй казанды