Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур һәм тату гаилә булып яшик!

Россия моннан 30 ел элек демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты. Шушы еллар эчендә Россия үзенең дәүләтчелек нигезен төзеп, зур юл үтте, дөнья күләмендә танылды, абруй казанды

12 июньдә илебез дәүләт бәйрәмнәренең иң зурысын – Россия көнен билгеләп уза. 1990нчы елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съездында РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. 1992 елдан бәйрәм буларак билгеләп үтелә. 1991 елдан – ял көне. 1998нче елның 12 июнендә илнең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин тәкъдиме белән бу көн Россия көне исемен ала. 
2002 елда яңа Хезмәт кодексын кабул  итү белән әлеге исем рәсми рәвештә беркетелә. Россия көнендә Кремльдә Россия Президенты Россия Федерациясенең дәүләт премияләрен тапшыра, Кызыл  мәйданда  салют  белән тәмамланучы тантаналы чаралар үтә.  12 июньне еш кына Россиянең бәйсезлеге көне диләр. Россиянең бик күп калаларында 12 июнь Шәһәр көне буларак та билгеләп үтелә.
 Рәшит  Шәфыйков, Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник:
– Һәр дәүләтнең “бәйсезлек” дигән статусы булырга тиеш. Бәйсез дәүләт кенә суверенлыгын яклый,  халкы  өчен  уңай  тормыш шартлары тудыра ала. Мин, хәрби  очучы  буларак, 31 ел гомеремне дәүләтебезнең иминлеген, тынычлыгын саклауга багышладым. Үземдә ватанпәрвәрлек хисе көчле дип саныйм. Шуңа да үсеп килүче буында патриотизм хисләре тәрбияләүгә үз өлешемне кертергә тырышам. Туган авылын, үскән төбәген, туган илен ярату хисләрен балаларда кечкенәдән тәрбиялик! Шул вакытта гына алар Ватаныбызны сакларга һәрвакыт әзер торыр. 
Моряк Йосыпов, хезмәт ветераны
– Республикабыз – Россия Федерациясе составында әһәмиятле урын биләүче, бүген ныклы адымнар белән алга баручы, үзен-үзе тәэмин итеп яшәүче бәйсез төбәк. Барлык  республикалар  һәм  губерналар да шулай ныклы булса, дустанә мөнәсәбәттә яшәсә, Россиянең дә киләчәге өметле һәм  ышанычлы булачак. Безгә матур  тормышта  яшәү  өчен  бөтен мөмкинлекләр дә  бар. Россиябезнең зур һәм тату гаилә булып яшәвен тәэмин итик!
 Галия  Фәрхетдинова, мәгариф ветераны:
 – Россия көнен бәйрәм итү турындагы  указга  кул  куелганнан  бирле  әлеге  дата  илкүләм зурлап билгеләп үтелә. Концерткүргәзмәләр, спорт ярышлары һәм башка чаралар уздырыла. Күп калаларда ул көнне шәһәр көне үткәрелә.  Мөслимебез  дә  андый чаралардан читтә калмый. Без дә, күпмилләтле илебезнең гражданнары буларак, Россия көнен зур горурлык хисләре белән бәйрәм итәбез. Киләчәктә дә илебезнең һәр кешесе үзен ирекле һәм бәхетле, кирәкле һәм хөрмәтле дип хис итсен. Сәяси һәм кораллы конфликтлар, табигать бәлаказалары, икътисадый кризислар читләп  үтсен.  Халкыбыз  имин һәм мул тормышта яшәсен!
Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев