12 февраль 2023 яңалыклары
-
Бу көнне Мөслимдә
1970 ел. 12 февраль Күркәм уңышлар Азык комбинаты эшчеләре удар хезмәт вахтасына басып эшли. Январь аенда комбинат кондитер әйберләр, шуның эченнән прәннек, печенье пешерү һәм конфет хәзерләү буенча планны арттырып үтәде. М.Сафина.
-
13 февраль көненә һава торышы
Төнлә һәм иртән урыны белән томан
-
Районда тагын бер мошенниклык очрагы теркәлде
Мөслимдә яшәүче 1973 елгы хатын-кызга узган елның март аенда 5 мең сумга микрозайм рәсмиләштергәннәр.
-
Брейн-ринг уенының финалы узды
10 февраль көнне «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә брейн-ринг интеллектуаль уенының финалы узды. Бу уенда Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән «Тукай ялкыны» һәм Баланлы мәктәбеннән «Баланлы балалары» командалары көч сынашты.
-
Мөгаллимә истәлегенә
Быел да, матур традицияне дәвам итеп, Тойгелде авылында укытучы Фәнисә Габделхакова призына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 100дән артык укучы катнашты.
-
Юбилеен билгеләп үтте
10 февраль көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучы хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Бибидана Фазыл кызы Муллагалиева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Спартакиада да бильярд буенча ярышлар
Быелгы спартакиадада яңа уен төре буларак, бильярд да кертелде.
-
Җылы оекбашлар бәйлиләр
Нурия Бәхтегәрәева Тойгелде мәдәният йортында җылы оекбашлар бәйләүне оештырып җибәрде», - дип хәбәр итәләр Тойгелде җирле үзидарәсеннән.
-
Кышкы спартакиада дәвам итә
Бу минутларда оешма-предприятиеләр арасында чаңгы ярышы бара.
-
Канатлы дусларыбыз ач булмасын
Башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр әти-әниләр ярдәме белән җимлекләр ясаган.
-
Рус Шуган авыл җирлеге җыены
Рус Шуган авыл җирлеге җыены бәйрәм төсен алды: бүләкләүләр, алкышлар, рәхмәт сүзләре. Халык та күп иде, әмма сораулар яңгырамады, диярлек.
-
Мәктәп ябылмасмы?
Баланлы авыл җирлегендә дә шул ук хәл: 319 йортның 95ендә кеше яшәми. Җирлектә теркәлгән 615 кешенең 328е – эш яшендә. Узган ел өч бала туган, ундүрт кеше якты дөнья белән хушлашкан. Унөч кеше җирлектән күчеп киткән, икәү кайткан. Баланлы авыл җирлегендә сигез эшмәкәр теркәлгән.