Канатлы дусларыбыз ач булмасын
Башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр әти-әниләр ярдәме белән җимлекләр ясаган.
Җимлекләрне балалар үзләре белем алучы мәгариф учреждениеләре территориясендә урнаштырганнар.
– Җимлекләр ясауга әти-әниләр иҗади якын килде. Җимлекләр арасында купшы йортны хәтерләткәннәре дә бар. Чәйнек, ваза формасында ясалаган җимлекләр бар. Балалар көн саен җимлекләргә көнбагыш, кабак орлыклары, ипи валчыклары сала, – ди “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Миләүшә Солтанова.
“Балам читтә калмасын”, – дип, җимлекләрне сатып алучылар, заказга ясатучылар да булган. Быел район үзәгендә генә дә 400гә якын җимлек урнаштырылган. – Балалар башлангыч сыйныфлардан ук канатлы дусларыбызга ярдәм итү кирәклеген белеп үсә. Ел саен ноябрьдә “Җимлек” акциясе игълан ителә. Укучылар җимлекләрне үзләре ясый. Җимлек ясау өчен кул астындагы материалларга өстенлек бирәләр, пластик шешәләрдән, кәгазь каплардан эшләнгән җимлекләр күп. Искергән, таушалган җимлекләрне укучылар яңартып тора, – ди Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов. – Тәрбия сәгатьләрендә кошлар турында бик күп мәгълүмат бирелә. Укучыларны кошларга ярдәм итәргә, табигатькә мәрхәмәтле булырга кечкенәдән өйрәтергә кирәк. Үзем дә көн саен кошларны ашатам. Тәрәзәдән кошларның ашавын күзәтү күңелле!
– Балалар кошларны кызгана. Бигрәк тә 1-2 сыйныф укучыларына хас бу хисләр. Көзге экскурсияләр вакытында балалар белән күп итеп миләш, балан һәм башка җимешләр җыеп куйдык. Кошларны шушы җимешләр белән сыйлыйбыз. Өйләреннән ипи валчыкларын, көнбагыш, терлек маен алып килүче балалар да бар, – ди Мөслим урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлшат Галиева.
Кошлар “ашханәсе”ннән ризык өзелми. Уртак көч белән канатлы дусларыбыз кышны исән-имин чыгар, дип ышанабыз.
Лилия Шәймиева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев