Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

1970 ел. 12 февраль Күркәм уңышлар Азык комбинаты эшчеләре удар хезмәт вахтасына басып эшли. Январь аенда комбинат кондитер әйберләр, шуның эченнән прәннек, печенье пешерү һәм конфет хәзерләү буенча планны арттырып үтәде. М.Сафина.

5 февраль
Еллык отчет
1969нчы хуҗалык елы колхозларның яңа Уставын кабул итү елы булды. Быел В.И.Ленинның тууына 100 ел, Татарстан Республикасы төзелүгә 50 ел тулу көннәрен алып килә. Шуңа күрә хезмәтчәннәр быел тагы да күтәренке йөкләмә алды. 
М.Фәтхетдинов, авыл хуҗалыгы производство идарәсенең  план-экономика бүлеге начальнигы.


Сәхнәдә – колхозчылар

“Алга” колхозының IV бригада яшьләре Торыш, Краснояр, Елгабаш, Мари Бүләр авылларында Ю.Әминевнең “Өти балак” пьесасын куйды. 
Х.Хәйретдинова.

10 февраль
Район Советының VI сессиясе (Район финанс бүлеге мөдире депутат С.З.Акулов докладыннан)
Тойгелде, Мәлләтамак, Шуган, Иске Карамалы, Исәнсеф һәм кайбер башка авыл Советлары башкарма комитетлары авыл хуҗалыгы налогы җыюның еллык планнарын уңышлы үтәде. Михайловка, Түбән Табын, Үрәзмәт, Крәш.Шуран авыл Советлары башкарма комитетлары канәгатьләнмәслек эшләде. 


12 февраль
Күркәм уңышлар
Азык комбинаты эшчеләре удар хезмәт вахтасына басып эшли. Январь аенда комбинат кондитер әйберләр, шуның эченнән прәннек, печенье пешерү һәм конфет хәзерләү буенча планны арттырып үтәде. 
М.Сафина.
12 февраль
Давыллы еллар аша
1921 елны илдә коточкыч ачлык була. Берничә ай эчендә 10 кешелек гаиләбездән ялгызым калдым. Хәтта торыр җирем дә юк иде. Бәхетемә, бертуган апам исән калган булып чыкты. Ул мине Минзәлә балалар йортына урнаштырды. 
Гөлсем Әхмәтшина, пенсионер-укытучы. 

14 февраль
Урманчылар удар вахтада
 Мөслим лесничествосының 1969 елдагы эше, РСФСР урман хуҗалыгы министрлыгы приказы нигезендә, яхшы яктан билгеләнде. Коллектив Ленин юбилее хөрмәтенә җәелдерелгән 100 көнлек удар хезмәт вахтасына басты. 
М.Нәҗметдинов, лесничий. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев