11 декабрь 2020 яңалыклары
-
Роспотребнадзорның ТР идарәсе Covid-19 йогышы булмасын өчен әйлән-бәйләнне ничек йөртергә кирәклеген аңлатты
Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөртә алалар, әгәр алар балалар бакчасының яки сыйныфның бер төркеменнән булсалар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
-
Татарстанда 94 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән
Яшь төркемнәре буенча иң күп авыручы 50дан 80 яшькә чаклы кешеләрдә (49 кеше).
-
Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
Республикада тәүлеклек һава температурасы климатик нормадан 9-17 градуска түбән.
-
ТР Дәүләт премияләре Зөя һәм Болгарны өйрәнү һәм саклау өчен бирелде
Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләренә Татарстанның 15 фәнни һәм җәмәгать эшлеклесе лаек булды
-
Газон – тукталыш түгел!
Газонга машинасын куйган шоферларны 2018 елның мартыннан штрафка тарта башладылар. Ләкин моңа карап кына газонга тимер атын куючы шоферлар саны кимеми.
-
12 декабрь көнне “Гражданин” иҗтимагый хәрәкәте Россия Федерациясе Конституциясен белүгә бөтенроссия тесты үткәрә
РФ Конституциясен белү буенча Бөтенроссия тесты ирекле электрон тест формасында ике форматта узачак: акциянең рәсми мәйданчыкларында һәм онлайн форматта «Гражданин» платформасында.
-
Дөнья – тәвәккәлләр кулында
Игенчелек белән шөгыльләнүче Рамил Әюпов быел крестьян-фермер хуҗалыгында күләмле эшләр алып барды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Махсус Олимпиада уздыруны анонслады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagramда Казанда махсус олимпиада үткәрүгә багышланган видеороликны чыгарды.
-
Татарстанлылар ТР Роспотребнадзор идарәсенә 5G вышкалары буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлады
Татарстан халкы 5G вышкалары һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында борчыла, Ләкин кәрәзле элемтәнең барлык станцияләрен урнаштыру алдыннан җентекле тикшерү уза. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.
-
Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына Татарстан районнарыннан заказлар килә башлады
«Казан утлары» журналы язучы Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын чыгарды. Бу хакта мәгълүмат пәйда булуга, басмага Татарстан районнарыннан заказлар килә башлады.