Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья – тәвәккәлләр кулында

Игенчелек белән шөгыльләнүче Рамил Әюпов быел крестьян-фермер хуҗалыгында күләмле эшләр алып барды.

Шушы көннәрдә генә Чия Түбә авылында мастерской төзелеше төгәлләнде. Сендвич панельләрдә бина төзүне фермер үз көче белән башкарып чыкты. Иркен бинада тимерче һәм токарь өчен аерым цехлар ясалачак. Киләсе елга заманча җиһазлар алып, җылыту системасын көйләргә планлаштыралар.
– Игенчелек белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Бу мастерскойның төзелүе механизатолар өчен зур сөенеч булды. Киләчәктә алар, урып-җыю төгәлләнгәч, техника ремонтын җылыда башкарачаклар. Бүгенге көндә биш КамАЗ машинасы, төрле маркадагы ун тракторыбыз бар. Быел техника паркын өр-яңа К-742 тракторы белән тулыландырдык, – ди Рамил Әюпов.
Бу сезонда әюповлылар 1000 гектарда бодай үстерде. Ашлыкны алар урып-җыю эшләре төгәлләнгәнче сафка басып өлгергән складка салдылар.
– 60ка 30 метр итеп төзелгән складка 2 мең 500 тоннадан артык ашлык салынды. Урак вакытында көннәр әйбәт торгач, ашлыкны киптерү мәшәкате булмады, – ди механизаторлар.
Чия Түбә авылындагы мастерской һәм склад территориясендә киләсе елда автоүлчәү һәм ягулык-майлау материаллары урыны да ясалачак. Территорияне койма белән әйләндереп алып, керү юлы эшләргә дә ниятлиләр.
Баланлы авылы ындыр табагындагы өч складка, язгы чәчүдән соң капиталь ремонт ясарга планлаштыра фермер. Биредә яңа ашлык чистарту җайланмасы да эшләп куелган. Чистарту, калибрлау эшләрен башкаручы әлеге җайланманы Минзәләдән килеп, урнаштырып киткәннәр. Алга таба Воронеж шәһәреннән ашлык киптерү агрегаты да кайтып җитәчәк.
– Хуҗалыкта төп эшләр нигездә тәмамланды дияргә була. Иң соңгы эшләр – тырма ремонты бара. Чәчкечләрне һәм күлтиләрне язгы эшләргә күптән әзерләп куйдык. Тырма тешләрен горнда яндырып очлыйбыз, үткенлибез. Барысы да мөһим кампаниягә әзер булырга тиеш, – ди хуҗалыкта тимерче булып эшләүче Мирзаян Зарипов.
Без килгәндә Мирзаян абый оста тимерче Фәнис Гыймаев белән соңгы тырмаларның тешләрен әзерләү белән мәшгуль иде. Шунысын да әйтергә кирәк: хуҗалыкта универсаллар эшли. Язгы-көзге кампанияләрдә тракторда, комбайн яки машинада эшләгән ир-егетләр, сезон тәмамланганнан соң, хуҗалыктагы башка эшләр белән мәшгуль булалар. Эшчеләрнең ял дими, бәйрәм дими чын күңелдән хезмәт куюларын күреп кайттык. Кызыксындыру чаралары, хезмәт хакының югары булуы да сәбәпчедер моңа.
Фермер Рамил Әюповның планнары зурдан. Республика программасына кереп, Баланлы авылындагы ташландык ферманы тәртипкә китерергә, анда күпләп тавык асрарга исәбе. Ниятләре барып чыгасына шик юк. Бүген – тәвәккәлләр заманы!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев