Газон – тукталыш түгел!
Газонга машинасын куйган шоферларны 2018 елның мартыннан штрафка тарта башладылар. Ләкин моңа карап кына газонга тимер атын куючы шоферлар саны кимеми.
Кайбер шоферлар үзләренә кайда уңайлы – шунда машина куярга гадәтләнде. Намуссыз машина йөртүчеләр башкаларның хезмәтен аяк астына салып таптауларын һич кенә дә аңларга теләми.
– ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.17 маддәсе нигезендә транспорт чараларын торак пунктлар чикләрендә (газоннар, чәчәклекләр, үлән, үсемлекләр территорияләре), балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны урамда йөртү мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә у р н а ш кан ху җ а л ы к мәйданчыкларында урнаштыру катгый тыела. Законны бозучы гражданнарга бу сумма – 2 мең сумнан, вазыйфадагы затларга – 5 мең, юридик затларга 50 мең сумнан башлана, – ди район Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.
Рейдка чыккач машиналарын газонга куйган берничә шоферга юлыктык. Кайберәүләре “Әле генә килеп туктадым” дип акланса, икенчеләре аңлатуны да кирәк дип тапмады. Кыш көне үлән тапталмый дисәләр дә, закон бозучы мондый шоферлар елның башка фасылында да бу гадәтләрен ташламаячак бит!
– Кайда үлән үскән, кайда юл икәнен абайлап булмый, дип ялгыша шоферлар. Әле ныклап кар да яуганы юк. Күпфатирлы йорт территорияләре – яшел үлән мәйданнары бит инде ул! Җәй буе машиналарын подъезд алдында тоттылар. Кыш җиткәч, йортка терәп үк диярлек, газонга кертеп куялар. Кыш көне моңа бернәрсә дә булмый дип уйлый кайберәүләр. Алай түгел! Парковкаларның күпме акча түгеп, шул шоферлар өчен ясалганын аңлатыгыз әле! – ди райондашыбыз Галия Ситдыйкова.
Бүгенге көндә машиналарын газонга куйган өчен 8 шоферга административ беркетмәләр төзелгән. Һәр очрак фото-видео форматта теркәлеп бара. “Мин түгел ул”, “Машинаны газонга куйганым юк” дип акланып та, алдашып та булмый. Билгеләнгән штрафны түләмәгәндә, эш судка җибәрелә.
– Бу төр хокук бозучыларга кисәтү ясау бөтенләй каралмаган. Шунда ук штраф салына. Түләнгән штрафлар муниципаль бюджет фондына керәчәк. Газоннарның матурлыгы өчен намуслы хезмәт куйган төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы хезмәтчәннәренең, җирлегебез төзеклеге өчен битараф булмаган эшчеләрнең хезмәтенә көлеп карамыйк! Закон кушканча, закон кысаларындагы кагыйдәләргә буйсынып яшик! – ди район Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.
Лилия Шәймиева.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев