9 октябрь 2018 яңалыклары
-
Рус Шуган авылында өлкәннәрне котладылар
Укытучылар көненә багышланган «Без педагоглар» дигән уен формасында чара үткәрделәр.
-
Өлкәннәр арасында йөзү ярышлары узачак
Башлана 10:00 сәгатьтә.
-
Синең улларың,Мөслим! Мөнәвир Нәгыймов
Үзе яраткан һөнәргә ия булып, башкарган хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, аннан ләззәт алып, тормыш матурлыгын тоеп яшәүчедән дә бәхетлерәк кеше юктыр, мөгаен. Олы Чакмак мәктәбенең физика, математика укытучысы Мөнәвир Нәгыймов шундыйлардан.
-
Лицейда тормыш дәресләре узды
Сыйныф сәгатьләренә әбиләр һәм бабайлар чакырылган иде, алар үз тормышларындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләделәр.
-
10 октябрь көненә һава торышы
Төнлә минималь температура +0,+2 градус, көндез максималь температура +7,+9 градус тәшкил итәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады
"Авыл ул – республиканың нигезе. Без авыл кешеләренә таянабыз", - диде Татарстан Президенты.
-
Лилия Садриева "Мөслимгә мәдхия"
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Лилия Садриева үз шигырьләрен укый. Клипмейкер Айдар Әхмәтҗанов.
-
Очсыз хакка язылып калырга ашыгыгыз!
Район газетасына 2019 нчы елның беренче яртыеллыгы өчен язылу бара.
-
Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган автойөреш старт алды
Автойөрештә Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган автомобильләр һәм башка машиналар катнаша.
-
ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте
Министрлыкның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы тәкъдимен ТР Президенты да хуплады.
-
Татарстанда гриппны кисәтү буенча кайнар элемтә эшли
Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.
-
Укучыларыбыз яза. Беренче укытучым минем
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, мәктәп белән танышкан көннәр...
-
Бүген – Халыкара почта көне
1874нче елның 9нчы октябрендә Бөтендөнья почта оешмасы (БПО) төзелә. 1969нчы елда Токиода узган ХVI Конгресста бу көнне почта көне итеп бәйрәм итү хакында карар кабул ителә.
-
2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән
Балалар бакчалары Түбән Кама, Актаныш һәм Югары Ослан районнарында ачылган.
-
Камал театры иртәгә тифлокомментарийлы спектакль күрсәтә
Тифлокомментарийлы спектакль - ул визуаль образлар турында аңлатма бирү.