Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың,Мөслим! Мөнәвир Нәгыймов

Үзе яраткан һөнәргә ия булып, башкарган хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, аннан ләззәт алып, тормыш матурлыгын тоеп яшәүчедән дә бәхетлерәк кеше юктыр, мөгаен. Олы Чакмак мәктәбенең физика, математика укытучысы Мөнәвир Нәгыймов шундыйлардан.

Үзе яраткан һөнәргә ия булып, башкарган хезмәтенең нәтиҗәсен күреп, аннан ләззәт алып, тормыш матурлыгын тоеп яшәүчедән дә бәхетлерәк кеше юктыр, мөгаен. Олы Чакмак мәктәбенең физика, математика укытучысы Мөнәвир Нәгыймов шундыйлардан. Үз фәнен тирән белүче, балалар күңелендә аңа карата кызыксыну тудырып, яңалыкка омтылып, нәтиҗәле эшләүче педагог ул. 
Мөнәвир кечкенәдән хезмәт яратып, тырыш, акыллы булып үсә. Мәктәптә укыганда ул күбрәк төгәл фәннәр белән кызыксына, бигрәк тә физиканы яратып укый. Төгәл фәннәр, физик модельләштерү белән кызыксыну аны Алабуга педагогия институтының технология факультетына алып килә. 1989 елда аны уңышлы тәмамлап, туган мәктәбендә педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. Заман укытучысына булган катгый таләпләрне искә алып, һәр дәресенә иҗади якын килеп, белем бирүдәге яңа алымнарны уңышлы кулланып эшли ул. 
Мөнәвир Әнвәрович озак еллар мәктәптә сызым фәнен укытты. Аның укучылары район олимпиадаларында призлы урыннар яуладылар. 1997 елда Илнар Хәертдинов хәтта республика олимпиадасында беренче урынны алды. 
Мәктәбебездә 2007 елдан информатика фәне укытыла. Мөнәвир мәктәп сайты төзүдә зур эш башлап җибәрде. Ул төзегән сайт, өч ел рәттән республика конкурсында катнашып, призлы урыннар яулады. Сайт Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм чит илләрдә дә танылу алды. Шул форсаттан “Яңа Гасыр” телеканалында аның эшчәнлеге күрсәтелде. Ул авыл тарихы белән дә кызыксына, авыл тарихының кулъязмаларын туплап, өч кисәктән торган брошюра чыгарды. Авылдашлары әлеге китапларны зур кызыксыну белән укыдылар, фикер алыштылар. Укытучының тырыш хезмәте Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бәяләнде. Ул 2009 елда – ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына, 2011 елда – “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә, 2014 елда “Наш лучший учитель” грантына лаек булды. 
Мөнәвир Әнвәрович – һәр яктан булган, уңган шәхес. Гаиләсендә – үрнәк әти, тормыш иптәше Миңнурның ныклы терәге. Авыл җирендә яшиләр димәссең: һәр җирдә заманча уңайлык тудырылган. Үз куллары белән гараж төзегән, теплица корган. Бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш һәм чәчәкләр үсми?! Гаилә төп йортта әти-әниләрен хөрмәтләп, туганнарын якын итеп гомер кичерә. Гаиләдә бер кыз, ике ул үстерәләр. Кызлары Индира Яр Чаллы шәһәрендә белем ала. Уллары Илнар Мөслим лицееның 10 классында укый. Төпчекләре Ильяс балалар бакчасында тәрбияләнә. Үзенең 50 яшьлек юбилеен мөгаллим хезмәт үрләре, яхшы кәеф белән каршы ала. Үткән гомер юлына да, хезмәтенә дә “5” ле куярлык аның. 
Нурсинә Шакирҗанова, 
Олы Чакмак мәктәбенең профсоюз комитеты рәисе. 
Фото – мәктәп архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев