1 июль 2018 яңалыклары
-
ТӘМЛЕТАМАК: Татьяна Шахмаевадан ташкабак һәм болгар борычы кабымлыгы
Ольгино авылыннан Татьяна Шахмаева бакча нигъмәтләреннән төрле ризыклар әзерләргә ярата. Газета укучыларыбыз игътибарына да ул үзенчәлекле кабымлыклар тәкъдим итә. Татьяна ханым аларны редакция хезмәткәрләренә дә авыз иттерде. Кабымлыклар бик тә тәмле һәм узган көз әзерләнсә дә, әле генә ясаган кебек иде.
-
АКТУАЛЬ ӘҢГӘМӘ: Караучысыз калган өлкәннәр нинди шартларда тәрбияләнә?
Караучысыз калган яки физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кайберләре гомерләренең соңгы көннәрен картлар һәм инвалидлар йортларында үткәрергә мәҗбүр. Алар нинди шартларда тәрбияләнә? Туганнарыннан аерылган өлкәннәрнең тормышын тулы канлы итү өчен нинди чаралар күрелә? Болар хакында район картлар һәм инвалидлар йорты директоры Гөлнар Хантимерова белән әңгәмә кордык.
-
Хастаханәдә - китап укып! Китапханәчеләр дәваланучылар белән очрашты
Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Йөрәкләргә - китап нуры" акциясе кысаларында үзәк хастәханәнең терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваланучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды, кызыклыларын укырга калдырдылар.
-
Мөслимнең "ФОРПОСТ" үзәге юбилеен билгеләп үтә
Республикада яшьләр хокук саклау хәрәкәте 1954 елда ук оеша. Беренче оешмалар Казан шәһәренең Киров, Бауман һәм Совет районнарында төзелә. Йөзләрчә егетләр һәм кызлар хокук саклау органнарына ярдәм йөзеннән башкаланы урамнарында тәртип саклый.
-
Июль аена намаз вакытлары
Тоткар уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын!