Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Татьяна Шахмаевадан ташкабак һәм болгар борычы кабымлыгы

Ольгино авылыннан Татьяна Шахмаева бакча нигъмәтләреннән төрле ризыклар әзерләргә ярата. Газета укучыларыбыз игътибарына да ул үзенчәлекле кабымлыклар тәкъдим итә. Татьяна ханым аларны редакция хезмәткәрләренә дә авыз иттерде. Кабымлыклар бик тә тәмле һәм узган көз әзерләнсә дә, әле генә ясаган кебек иде.

      – Балаларым һәм оныкларым, аеруча киявем, яшелчәләрдән әзерләнгән төрле ашамлыкларны бик яраталар, ди ул. – Шуңа күрә мин аларны яратып әзерлим. Тиздән бакчаларда ташкабаклар җитешә башлаячак. Сезгә бик тәмле салат тәкъдим итәм. Аның өчен 3 кг ташкабак, 5 данә болгар борычын иттарткыч аша чыгарабыз. Шушы массага 700 мл томат пастасы, 1 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы, 3 аш калагы тоз, 3 аш калагы 9 процентлы уксус кирәк. Угыч аша 5 тырнак сарымсак чыгарырга, тәменә карап яшел тәмләткечләр, борыч салына.
Калын төпле кастрүльгә көнбагыш маен салып җылытабыз, томат пастасы кушабыз. Аннан соң ташкабак, шикәр комы, тоз салабыз да кайнатып чыгарабыз. Әзер массага болгар борычы өстибез һәм 40 минут пешерәбез. Соңгы 15 минутта – борыч, сарымсак, сүндерергә 5 минут калгач, уксус салабыз. Әзер закусканы кайнар көе стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да ябып куябыз. Ризыкны кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашарга була. 
Пилмән белән ашау өчен ачы закуска – аджика ясарга була. Аджика өчен 2 кг ташкабакны, 2 ачы борыч кузагын, 1 баш сарымсакны иттарткыч аша чыгарабыз. Массаны кастрүльгә салып, 400г томат пастасы, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы тоз, 150 мл көнбагыш мае салабыз һәм, капкач белән каплап, 30 минут кайнатабыз. Кайнаганда болгатып торырга кирәк. Әзер булыр алдыннан 1 чәй калагы уксус эссенциясе (70 процентлы) салабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлыйбыз. 
Бик тәмле закуска, яхшы саклана, төрле ризык белән ашарга ярый.
Ашыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев