Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең "ФОРПОСТ" үзәге юбилеен билгеләп үтә

Республикада яшьләр хокук саклау хәрәкәте 1954 елда ук оеша. Беренче оешмалар Казан шәһәренең Киров, Бауман һәм Совет районнарында төзелә. Йөзләрчә егетләр һәм кызлар хокук саклау органнарына ярдәм йөзеннән башкаланы урамнарында тәртип саклый.

       Узган гасырның 60 нчы елларында яшьләр хокук саклау хәрәкәте масскүләм төс ала. Казан авиация институты һәм Казан дәүләт университетында комсомол дружиналарын төзү тәҗрибәсе Россиядә һәм бөтен Советлар Союзында иң яхшысы, дип бәяләнә. Бу тәҗрибә бөтен илгә тарала. 
      Бүген яшьләр хокук саклау хәрәкәте 17720 мең кешене берләштерә, алар 1347 формированиегә берләшкән. Безнең районда “Форпост” үзәге үз эшчәнлеген 1998 елда башлый. Бүгенгә районда җәмәгать тәртибен саклауда 19 мәктәп һәм бер студентлар формированиеләре катнаша. Алар 310 кешене берләштерә. 
      Район Башкарма комитеты, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, район эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе булышлыгы белән күпсанлы укытулар, спорт-тренировка чаралары үткәрелә, яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү, җәмәгать тәртибен саклау буенча эш алып барыла. 
      “Форпост” үзәге республикакүләм чараларда да актив катнаша. Спортның хәрби-кулланма төрләре буенча ярышларда, музыкаль фестивальләрдә, төрле конкурсларда һәм проектларда катнашып, күп тапкырлар җиңүләргә ирештек. Еллык нәтиҗәләр буенча да призлы урыннар яулыйбыз. “Форпост” үзәгенең актив әгъзалары төрле министрлыкларның Мактау кәгазьләре, премияләре белән бүләкләнде. Үзәкнең 20 еллык юбилеен каршылау уңаеннан да бик матур чаралар үткәрдек.
      Илнур Сабиров,
“Форпост” үзәге директоры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев