Бу көнне
Бу рубрикада 1970 нче еллардагы сәхифәләр яңартыла.
2 апрель
Дин фаш ителә
К.Маркс исемендәге колхозның лекторлар группасы авылларда дингә каршы көрәшне киң җәелдерделәр. Шушы көннәрдә Үрәзмәттә “Яшәү мәгънәсе турында фән һәм дин”, “Совет медицинасы – халык медицинасы” дигән темаларга яхшы эчтәлекле лекцияләр укылды.
Р. Гизетдинов, Үрәзмәт урта мәктәбе.
Мөһим сөйләшү
Баек сигезьеллык мәктәбендә комсомоллар белән “Минем яраткан профессиям” дигән темага фикер алышу уздырдылар. Ата-аналар белән уздырылган җыелышта укучылар киләчәккә булган уй-теләкләре белән уртаклаштылар.
Р.Исламова.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев