Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Утка ничек түләргә?

Электр энергиясе өчен түләү квитанцияләре аңлашылмый.

– Электр энергиясенә һәм чүпкә түләү кәгазендәге язуларны гадиләштереп булмас микән? 15ләп параграфтан торган язуны аңлар, төшенер өчен шактый озак өйрәнергә кирәк. Минус-плюслар белән башны катырып нигә шулай катлаулы итеп язалар икән?! Янә бер сорау: бер эткә ике “койрык” кирәкме? Өй эчендәге счетчик өстенә, урамга да “тартма” куйдылар. Урамдагы счетчик та өй эчендә кулланылган электр энергиясен күрсәтә, диләр. Янәсе, “акыллы тарма”. Өйдә счетчик булгач, ул “тартмалар” урамда тагын ник кирәк? Элек кәгазе килү белән тиз арада түли торган идек. Ничә айлар үтте, һаман шул “0” кайта. Ел азагына кадәр “0” торып, соңыннан пени өстәп, меңәр сумга җыелгач, түләтәләр микән әллә?!

Чүпнеке аңлашыла, аңа түлибез. Электр буенча да төпле аңлатма биреп, ачыклап, аңлаешлы квитанция җибәрсеннәр иде.

Зариф Гарифуллин, Тат. Шуран.

Фото - ru.freepik.com​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X