Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Тәрбия дәресләре башлап җибәрдек

Безнең тәрбияви башлангычыбызны әти-әниләр хуплар һәм үзләре дә кызыклы тәкъдимнәр кертер, дип ышанабыз.

Бала тәрбияләү – сабырлык таләп итә торган бик авыр, четерекле хезмәт. Тәрбия бирү процессы көннән-көн авырлаша. Балалар хәзер күп күрә, күп ишетә, фикер йөртә. Шулай да тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Балалар өчен әти-әнисе, якыннары үрнәк. Шуны истә тотып, Мөслим урта мәктәбендә “Үрнәк әти-әни нинди булырга тиеш?” дигән темага әти-әниләр өчен тәрбия дәресләре башлап җибәрдек. Әлеге идеяне мәктәп директоры Гөлшат Галиева тәкъдим итте. Укытучылар бик теләп риза булды. Класс җыелышларына районның хөрмәтле кешеләрен чакырырга булдык. Кунаклар арасында хәзрәт тә, прокурор ярдәмчесе дә, җирлек башлыклары да булыр. Психологик ярдәм оешмаларыннан да кунаклар чакырырга планлаштырабыз. 22 март көнне мәктәптә беренче тәрбия дәресе – районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашында әти-әниләр җыелышы узды. Безнең тәрбияви башлангычыбызны әти-әниләр хуплар һәм үзләре дә кызыклы тәкъдимнәр кертер, дип ышанабыз.
 

Гөлшан Мәүлиева, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Фото - Гөлшан Мәүлиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев