Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Патологоанатомия бүлеге ачылды

14 июль көнне Мөслимдә рәсми төстә район үзәк хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге ачылды.

Дүрт ел элек сафка бастырыл­ган типологик бина хәзер штатлы режимда эшләячәк. Морг бинасы район үзәк хастаханәсенең арткы ягында урнашкан.

Моңа кадәр район хастаханәсендә вафат булучыларның мәете баш­ка районнарга җибәрелә иде, хәзер андый ихтыяҗ юк. Шул ук вакытта әлеге патологоанатомия бүлеге суд- медицина экспертизасы өчен карал­маган.

Бүлекне ачу киңәшләшү, фикер алышу формасында үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты. Морг эшчәнлеген җайга саласы, кай­бер проблемаларны хәл итеп бетерәсе бар әле. Морг – безнең район өчен яңалык. (Дөрес, бездә элегрәк тә па­тологоанатомия бүлеге булган, диләр.) Моргка табиб-патологоанатом итеп Зирәк Фәтхетдинов билгеләнде. Ул моның өчен махсус укып кайткан.

– Патологоанатомия бүлегендә мәетнең клиник диагнозы раслана. Ягъни биредә хроник авырулары бу­лып, хастаханәдә үлгән яки анамне­зында хроник авырулары булып, ва­фат булучыларның диагнозын раслау белән шөгыльләнәчәкләр. Хроник авырулар дигәндә йөрәк-кан тамыр­лары авырулары, шикәр диабеты, он­кологик авырулар күздә тотыла. Кли­ник диагноз патологанатомик диагноз белән тәңгәл килергә тиеш. Суицид очракларында мәеткә суд-медицина экспертизасы үткәрелә. Бу очрак­та мәетләр Әлмәткә җибәрелә. Шул ук вакытта, авырып түгел, өлкәнәеп яки расланган диагноз нәтиҗәсендә үлүчеләр бар. Бу очракта мәетне яр­дыру ихтыяҗы юк, – ди табиб Зирәк Фәтхетдинов.

Районда бер атна эчендә якынча 5-7 кеше вафат була, шуларның бер- икесенә патологоанатомик тикшерү үткәрелә. Морг ачылу – сөенечле хәбәр түгел, әмма тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайгы килгән кешеләргә чит районнарга барып йөрү авырга туры килә. Шундый вакытта кешеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән булдырылган объект бу.

Ләйсән Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новый объект