Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Ял күңелле булды

Районыбыз өлкәннәре «Ак каен» санаториендә ял итеп, бик канәгать кайтканнар.

– Узган ел ахырында районыбыздан унөчләп кеше Баулыдагы “Ак каен” санаториендә ял иттек. Ул бик матур җиргә урнашкан, бүлмәләре җылы, якты. Бик матур итеп каршы алдылар. Табиблар, шәфкать туташлары бик ачык. Ашау-эчу яклары да канәгатьләнерлек. Клуб көн саен эшли. Казаннан Закир Шаһбан килгән иде. Ул бик матур чыгыш ясады. Урыссудан “Илһам чишмәләре” ансамбле концертын да карадык. Лениногорск шәһәреннән дә концерт белән килделәр. Көн саен диярлек күңел ачулар булып торды.
Фәнис Яруллинның туган авылы – Кызылъярга экскурсиягә бардык. Экскурсовод бик матур итеп барысын да аңлатып сөйләде. Музей бик матур, экспонатлары бик күп. Фәнис Яруллинның туган нигезе дә исән, анда аның апасы яши. Без ялдан бик канәгать калдык.

Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф

Фото - freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X