Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Чебиләрең үсәме?

Яз җитүгә авыл халкы чеби ала башлый.


– Быел, башкаларга кызыгып, үзебезнең җирлектәге бер фермердан 25 чеби алган идем. Бер айлык чебиләр, алганда, хәтәр матур күренгәннәр иде. Беренче мәртәбә чеби алуым иде. Үстерермен дип алган чебиләрем гомерле булмады. Өчесе бер-ике атна эчендә җан тәслим кылды. Кош-корт тәрбияли белмим дияр идем, таныш хатын инде өч-дүрт ел рәттән чеби ала. Ел саен кош-корт үлә дип зарлана. “Мөслим халкына ярамаган тагын” дип, гади халыкка чирләшкәләрне тараталар микән әллә?! Икенче партия алып карармын, дип торам. Бер-ике атнадан суярлык тавыклар инде болары, 400 сумнан дип тәкъдим
итәләр. Бераз үскәнне алып, күпчелек дөрес эшлидер, мөгаен. Кыйммәт, әмма тизрәк үсәләр! Зур чебиләр арасында үлем-китем дә азрак. Үзең үстергән ышанычлы, дигән булабыз бит. Хәерлегә булсын!

Нәсимә Сәйфуллина, Мөслим.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев