Авылдашлар белән горурланам
Һәр авылның күренекле кешеләре була.
– Флүр Баһаветдиновның “Без Мөслим балалары” китабы районыбыздан чыккан күренекле шәхесләр турында. Бөтен авыллардан да күренекле шәхесләр бар, кайберләреннән өчәр-дүртәр күренекле шәхес чыккан. Исәнсеф, Тат. Бүләр авылларыннан бер генә танылган кеше дә юк. Елгабаштан чыккан Рәшит Хәбиров, әнә, туган авылында клуб, мәчет салдырды. Безнең авылга ярдәм итәрдәй бер кеше дә юк! Шулай да Тат. Бүләрдә туып-үскән танылган җырчы, юмор остасы Алмаз Мирзаянов белән горурланам. Алмазның әбисе Мөсәллимә апа – безнең Исәнсеф авылыннан. Алмазның әтисе гомер буе – алдынгы механизатор, әнисе укытучы булды. Тәртипле үрнәк гаилә булып яшәделәр. Мирзаяновлар нәселе гармунда уйнарга, җырга оста. Тат. Бүләр мәдәният йортында узган концертларында клуб тулы халык иде. Алмаз Мирзаянов белән тормыш иптәшенә иҗади уңышлар, Татарстан халкын сөендереп яшәүләрен телим.
Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев