Туган җирдә яшәү – бәхет!
Салауз-Мухан егете Фәиз Гизтдинов шундый фикердә.
Салауз-Мухан тугызъеллык мәктәбен тәмамлагач, Мөслим аграр көллиятендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 22 яшь кенә булса да, олыларча фикер йөртүче егет гадилеге һәм эчкерсезлеге белән игътибарны җәлеп итә.
– Аграр көллиятнең өченче курсына күчкәч, тракторчы-машинист булу теләге уянды. Озак уйлап тормыйча кичке дәресләргә язылдым һәм көллияттән ике белгечлек алып чыктым.
Фәиз “Август-Мөслим” агрофирмасындагы барлык төр техниканы да иярли ала. Җитәкчелек тә комбайн-тракторларны аңа ышанып тапшыра.
- Язын ул чәчүдә катнаша, аннан чәчүлекләрне төрле авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртә башлый. Урып-җыю чорында “Клаас-Тукано” комбайнында эшли, – ди агрофирманың баш инженеры Сергей Чернышов.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев