Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым уңганнары

Китапханәче Нәзирә

Тарихны барлап, үткәннәргә карап, киләчәккә күпер төзи ул.

Әмәкәй авылы уңганнары турында беренче мәртәбә генә язуыбыз түгел. Авыл китапханәчесе Нәзирә Насретдинова да шундый булган кешеләрнең берсе. 
– Сәфәр авылы кызы мин. Баекта урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесында укыдым. Уку җиңел бирелде. Юллама белән туган ягыма кайттым. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илфат Сәхбетдинов мине Әмәкәй мәдәният йортына җитәкче итеп билгеләде, – дип яшьлек елларын искә төшерә Нәзирә апа.
Биредә ул булачак тормыш иптәше Илмир белән таныша һәм ике каенаналы (!) йортка килен булып төшә. Каенанасының бианасы белән дә уртак тел табып яши Нәзирә. Кызга тел-теш тидерерлек булмый. Бирнәгә алып килгән чигүле мендәрләренә, урын-җир япмалары, сөлге-тастымалларга, тәрәзә пәрдәләренең бизәкләренә күрше-күлән дә шакката.
– Тыйнак, сабыр гына кызны клуб мөдире итеп билгеләгәннәр дигәч, аны тизрәк күрәсе килеп, клубка бардык. Гадилеге өстенә бик сөйкемле дә иде Нәзирә! Авылда һәр бәйрәмне матур итеп уздыруы истә калган. Авыл музеен да ясады. Музейда татар халкының көнкүреше чагыла, – ди авылдашы Роза апа Шәйхуллина.
2006 елдан Нәзирә апа Әмәкәй авылы китапханәчесе булып эшли. Килен булып төшкәннән бирле авылның музеен булдыру турында хыялланган кыз үз дигәненә шактый еллар үткәч кенә ирешкән.
– Һәр авылның үз тарихы бар. Аны буыннан-буынга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. Ватсаптагы авылдашлар төркемендә музей булдыру, иске әйберләрне туплау мәсьәләсен күтәрдем. Әмәкәйдән дә, Әлмәт авылыннан да: “Минеке бар, миннән алып кит!” – дип яздылар. Шулай итеп, авылдашлар ярдәме белән музей булдырдык. “Музей ясыйм”, “үткәннәргә күпер салам” дигән кеше, беренче чиратта, үзендә сакланган әйберләрне барларга тиеш. Минем очракта да шулай булды. Сәфәрдән – әниемнең өеннән шактый әйбер алып килдем, – ди Нәзирә апа.
Авыл музеенда ниләр генә юк! Сиртмәле карават, бизәкле сандык, транзистор, аклы-каралы телевизорлар, радиоалгычлар, әби-бабаларыбыз яратып укыган китаплар, орден-значоклар, иске акчалар, медальләр, керосин лампалары, йон кабалары һәм башка бик күп әйберләр урын алган. Нәзирә апа нигез салган музей татар халкының гореф-гадәтләрен, үткәнен чагылдыра.
– Карават җәймәләре, мендәр тышлары чигүгә әнием һәм әбием өйрәтте. Әби келәмнәр тукырга, тегәргә, чигәргә оста иде. “Кыз бала кул эшләреннән куркырга тиеш түгел!” – дип өйрәтте ул безне. Өйрәнгәннәрем тормышта да ярдәм итте. Ике кызыма итәк-кофталар, комбинезоннар, башка киемнәр бәйләдем. Кул эше җанга рәхәтлек бирә! – ди Нәзирә апа.
Нәзирә Насретдинова фоамираннан чәчәкләр дә ясый. Җептән дә матур гөлләмәләр үрә, кич утырып чигү чигә.
25 ел ике каенана белән гомер кичергән Нәзирә апа бүген дә яшь киленнәр кебек. Тормыш иптәше Илмир белән, каенанасы һәм каенатасына хөрмәт күрсәтеп, күпләр сокланырлык дөнья көтәләр. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрап, кул эшләренә дә җитешергә вакыт тапкан Нәзирә апаның ике кызы да әнисе үрнәгендә матур итеп чигә, бәйли белә. Фоамираннан эшләнгән чәчәк-яктырткычларны Мөслимдә беренчеләрдән булып Нәзирә апаның кызлары ясаган.
– Әниебез белән чиксез горурланабыз! Әниебез чигү-бәйләү серләрен оныкларына да төшендерәчәк. Авылда өченче мәртәбә депутат булып сайлануы да – тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе, – ди кызлары, әниләре белән горурланып.

Лилия Шәймиева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев