Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авылым тарихы

Иске Вәрәш

“Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.

Иске Вәрәш авылы Вәрәш елгасы ярына урнашкан. Мөслим авылыннан төньякка таба – 6 км ераклыкта. Авылга XVII гасырда нигез салынган. Беренче исеме – Олы Бәрәш. XVIII-XIX гасырның беренче яртысында авыл халкы типтәрләргә һәм дәүләт крестьяннарына караган. Бу чорда игенчелек һәм терлекчелек аларның төп шөгыле булган. 1870 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет (1847 ел), мәктәп, ике су тегермәне була. ХХ гасыр башында мәчет, мәдрәсә (1913 ел), мәктәп эшли. Бу чорда авыл общинасының имана җире 738,6 дисәтинә тәшкил итә. 
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Ирәхтә волосте составында була. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонына керә. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман районы, 1965нче елның 12 гыйнварыннан янәдән Мөслим районы чикләренә керә. Хәзерге вакытта Вәрәшбаш авыл җирлегенә карый. 
1930 елда авылда “Кызыл Көч” колхоз оештырыла. 1958 елда ул – берләштерелгән “Путиловец” колхозы, 1961 елдан берләштерелгән Киров исемендәге колхоз составында була. 1994 елдан – “Чулпан” коллектив предприятиесе, 2004 елдан – “Сөренчәк” авыл хуҗалыгы җитештерү коллективы, соңрак – крестьян-фермер хуҗалыгы составында. Авыл халкы крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, игенчелек, ит терлекчелеге, яшелчәчелек белән шөгыльләнә. 
1948 елда авылда клуб ачыла (яңа бина төзелә). 1952 елда медицина пункты хезмәт күрсәтә башлый. Авылда башлангыч мәктәп (1919 ел), балалар бакчасы (1983 ел), китапханә (1954 ел), фельдшер-акушерлык пункты эшли. Оешмалар 1980 елда төзелгән мәдәният йортында урнаша. 1996 елдан “Рамазан” мәчете ишекләрен ача.  
Мәдәният йорты каршында театр коллективы (2004 елдан, 2010 елдан – халык театры), “Беләзегем-йөзегем” фольклор ансамбле (2014 елдан), “Аллария-лария” хореография коллективы (2014 елдан), “Зиләйлүк” вокаль ансамбле (2014 елдан) эшли. 
Авыл янәшәсендә Иске Вәрәш авылы урыны (именьково культурасы), Иске Вәрәш шәһәрлеге (пьянобор культурасы) археология һәйкәлләре ачыкланган.   
1834 елда Иске Вәрәш авылында 50 ир-ат исәпкә алына. 1858 елда аларның саны 205кә җитә. 1913 елда авылда 464 кеше яши. 1920 елда халык саны – 505, 1949 елда да 541гә җитә. 1979 елда – 485 кеше, 2002 елда 378 кеше исәпләнә. 
Язмада туган як музее хезмәткәрләре әзерләгән материал файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев