Тәҗрибә уртаклаштылар
Казахстан аграрийлары тәҗрибә уртаклашу максатыннан «Август-Мөслим» агрофирмасында булдылар.
- "Август-Мөслим" кырларында кулланыла торган авыл хуҗалыгы техникасы һәм аны эксплуатацияләү үзенчәлекләре белән кызыксындылар. Big-box технологиясе буенча төзелгән "Үрәзмәт" роботлаштырылган сөт-товарлыклы комплексында булдылар. Кунаклар сөтне татып карагач, продукциянең югары сыйфатлы булуына ышандылар.
Мөслим районына Казахстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән торган тагын берничә делегация килергә әзерләнә, - диләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев