Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Көтелмәгән ярдәм

Мөслимнән мобилизацияләнүчеләр арасында райондашыбыз Марсель Насаев та бар. Шушы көннәрдә Марсельнең гаиләсенә көтелмәгәндә финанс ярдәме күрсәткәннәр.

Марсель Насаев – Мәлләтамак авылы егете. Мобилизациягә ул районның ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесендә эшләп йөргән җиреннән чакырып алына. Ашлык киптерү җайланмасында оператор булып эшләүче егет: “Чакыралар икән – илне сакларга кирәк!” дип, ике дә уйламыйча, Ватан алдындагы бурычын үтәргә китә. Тормыш иптәше Эльвира белән алар ике бала үстерәләр.

– Тормышта көтелмәгән хәлләр була, дип әйтергә ярата иде безнең әни. Бу, хактан да, шулай икән. Балаларыбызның уңышларына сөенеп яшәгәндә генә илебезгә көтелмәгән афәт килде. Сабыйларыбызның берсенә – алты яшь, кечкенәсенә нибары бер ай гына. Балалар үстергәндә акча бик кирәк. Фатир яллап торабыз. Әтиләрен дә мобилизацияләгәч, тәмам чарасыз булып калган кебек идек. Ярдәм итүчеләр әз булмады. Илгиз Зәкиевич 50 мең сум күчерде, Марсельнең хезмәттәшләре дә акча җыеп бирде. Ә менә гел белмәгән кешедән акча күчкәч, аптырап та калдым, сөендем дә. Каян безнең хакта белделәр икән дидем, – ди тормыш иптәше Эльвира Насаева.
Насаевларга танылган блогер Гөлия Вәлиәхмәтова шактый зур суммада ярдәм күрсәткән.

– Гөлия Вәлиәхмәтова – популяр композитор, аранжировкалау остасы, җырлар авторы Марат Мухинның тормыш иптәше. Танылган шәхесләр һәм аларның тормышы турында язылган язмалар белән социаль челтәрләрдә даими танышып барам. Бер көнне шушы Гөлия “Мобилизацияләнүче егетләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә телим. Кемнәрне беләсез, минем белән элемтәгә чыгыгыз әле” дигән язу куйды. Шундук Марсель Насаевны
тәкъдим итәргә кирәк дигән фикер туды. Марсель белән элек бер оешмада эшләгән идек. Тормыш иптәшенең яшь бала белән калганын белгәч, аеруча йөрәккә кадалды. Гөлиягә шушы гаилә турында язып җибәрдем дә оныттым. Соңыннан үзе минем белән элемтәгә керде, мин аңа Эльвираның аккаунтын җибәрдем. Бер дә белмәгән һәм күрмәгән Мөслим кешесенә ярдәм иткәне өчен Гөлия Вәлиәхмәтовага рәхмәтем чиксез. Ярдәм сорап язганда, ярдәм итәсенә ышанып та бетмәгән идем, – дип искә ала Оксана Исламова.
Марсель хәрби хезмәтен Хабаровск өлкәсендә үткән булган. Элемтәче булып хезмәт иткән егет бүгенге көндә “Казань Экспо” күргәзмә үзәгендә хәрби-өйрәнү күнекмәләре үтә.

– Безне тиз генә каядыр җибәрерләр дип уйламыйм. Берәр ай шушында шөгыльләнеп, уку, тактика күнекмәләрен үзләштерергә тиешбез. Мөслимнән киткәндә күңел төшеп юлга кузгалсам да, биредәге шартларның канәгатьләнерлек булуын күреп сөендем. Ашату, киендерү мәсьәләләрендә проблемалар юк. Көнкүреш кирәк-яракларының барысы да җитәрлек күләмдә. Мөслимлеләр монда да бер йодрык булып тупланды. Якыннарыбыз һәм гаиләләребез белән гел аралашып торабыз. Район хакимияте ярдәме белән бирелгән автобуста әнием, хезмәттәшем Тимерьян абый да килеп китте. Бик күңелебез булды. Райондашларыбыз безнең өчен борчылып ятмасын. Барысы да яхшы, – ди Марсель.

Лилия Шәймиева 

Фото – Насаевларның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев