Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Алыпсатар алдады

Күпвакыт, арзанлы товарга кызыгып, алданганыбызны да сизми калабыз.

Редакциягә әледән әле күчеп йөрүче сатучылар кергәли. Кием-салым, хушбуй, бизәнгечләр тәкъдим итәләр. Үзләрен әле молдован, әле азәрбайҗан, әле башка милләт вәкиле итеп таныштыралар. Чынлыкта алар – чып- чын чегәннәр. Ләкин чегән үзен беркайчан да чегән дип әйтмәячәк.

Бер хатын хушбуйлар күтәреп кергән. Билгеле брендларга охшатып ясалган хушбуйлар. Исләре дә охшаган. Ләкин хушбуй рәтен белгән кеше аның очсыз копия булуын аңлый. Сатучы хушбуйны 1500 сумга тәкъдим итә. “Менә бәясе дә чит ил валютасында, евро белән язылган”, – дип үгетләде чегән хатыны, хушбуйның тышлыгына күрсәтеп. Шул ук вакытта исен тыңлар өчен хушбуйларны кулларга сиптереп тә күрсәтте – башлар әйләнеп бетте. Минем охшатып ясалган копияләрне ала торган гадәтем юк. Брендлар бу хушбуйларны уйлап табуга, рекламалауга күпме акча сарыф итә, гадел бизнес алып бара. Шул ук вакытта куллары чиста булмаган кешеләр оригиналның копиясен ясап, бренд исеменнән сатып, акча эшли. Копия сатып алу минем өчен каракларны финанслауга тиң. Ул хатыннан хушбуй алмадым. “Кирәк булса, оригиналын барып алам”, – дим. “Оригиналь хушбуйларның хәзер бәясе күтәрелде. Акчаң җитәме соң?” – дип, мыскыллап чыгып китте чегән хатыны.

Җәй башында бер хатын чәчәк орлыклары сатып йөргән. Хезмәттәшем 450 сумнан япон гөле – гортензиянең күзәнәкләнгән тамырын сатып алган. Шул ук көнне бакчасына да утырткан, билгеле. Ләкин бераздан бу гортензиянең гап-гади әрем булуы ачыкланган. “Бер караганда – көлке, ләкин ачу да килә, әлбәттә. Чүп үләне икәнен аңлагач, йолкып аттым инде. Әле 200 сумга кызыл лилия чәчәге суганчасын да алган идем. Анысы да гап-гади кызгылт-сары лилия булып чыгар микән?”, – ди хезмәттәшем.

Безнең белән бер бинада башка оешмалар да эшли. Анда эшләүчеләр дә “япон гөле” сатып алган. “Әнием сорагач, берничәне алган идем. 1500 сум чамасы булгандыр. Гортензиябезнең әрем икәнлеге бик тиз ачыкланды. Исләре аңкып тора”, – дип сөйләде бер танышым.

Шушы көннәрдә тагын бер сатучы килеп керде. Урын-җир әйберләре тәкъдим итә. Үзен молдован дип таныштырды. “Акчасын соңрак, хезмәт хакы алгач та бирсәгез була”, – ди. “Сезнең әйберләрегез дә әрем үсентесе кебекме?” – дип, башын катырдык теге адәмнең. Аңламаган кыяфәт чыгарды, янәсе ул әрем саткан хатынны белми. Без исә эш белән мәшгуль идек, “югары сыйфатлы” товарларны карауны кирәк дип тапмадык.

Сатучылар арасында алдау, гипноз белән кәсеп итүчеләр дә күп. Сак булырга кирәк, чөнки манипуляция алымнарын киң кулланалар. Урамда туктатып яки ихатагызга кереп нәрсә дә булса тәкъдим итүче белән сөйләшеп тормагыз. Андый кешенең рәсми төстә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе, товарларының сыйфатлы булу-булмавы турында төгәл әйтеп булмый. Товар, кайдандыр урланып, безгә югары бәядән тәкъдим ителергә дә мөмкин. Бу очракта карак белән арадашчы булу кирәкме?! Кибеткә барып алу отышлырак булмыймы?

Чегәннәрнең бөтенесен дә алдакчы дип әйтү дөрес булмас. Бу милләтнең дә лаеклы вәкилләре бар. Аларның тарихы, мәдәнияте дә кызыклы. Әмма кылган гамәлләре белән алар стереотипларга үзләре мөһер сугып йөри шул.

Фото – “Мөслим–информ” архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев