Мөслим районының мәдәни объектлары
Мөслимдә нинди мәдәният объектлары бар? – дисәгез, әлеге бүлектә сез Мөслим районының Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йорты, Мөслим «Туган якны өйрәнү музее», балалар сәнгать мәктәбе һәм «Батырлар йорты» белән таныша аласыз.
-
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты
Тасвирлама: Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты район культура учакларының төп учреждениясе
Эш вакыты: дүш-шим 08:00 – 16:00, якш-ял көне
Телефон: - 8 (85556) 2-48-86
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур., 32 йорт
-
Мөслим сәнгать мәктәбе
Тасвирлама: Мөслим сәнгать мәктәбе–иң бай тарихлы белем бирү учреждениеләренең берсе. Узган ел ул 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Кайчандыр ике бүлмәле генә агач йортта эшли башлаган музыка мәктәбе ярты гасыр эчендә 1 меңгә якын укучыга сәнгать дөньясына юл ачкан
Эш вакыты: дүш-җом 08:00 – 17:00, шим-як ял көне
Телефон: - 8 (85556) 2-52-63
Адресы: Мөслим авылы, Хафизов ур., 1 йорт
-
Мөслим туган якны өйрәнү музее
Тасвирлама: 1989 нчы елда Мөслим районы башкарма комитеты район үзәгендә крайны өйрәнү музее оештыру турында карар чыгара
Эш вакыты: дүш-җом 08:00 – 16:00, шим-як ял коне
Телефон: - 8 (85556) 2-60-33
Адресы: Мөслим авылы, Пушкин ур., 33 йорт
Мөслимнең мәдәният йорты
1988 елда район үзәгендә бөтен уңайлыклары булган ике катлы мәдәният йорты салыну үзчәннәргә шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр ачты. Мәдәният эшенең чын осталары, оештыручылары килеп чыкты.
1940 елларда сәхнәгә баскан гармунчы һәм җырчы Фатыйма Һадиева мәдәният өлкәсендә 40 ел хезмәт куйган фидакарь зат. Башта үз авылларында – Олы Чакмакта җырлый ул. Аннары Мөслим мәдәният йортында эшли башлый. 1947 елда Минзәләдә үзешчәннәр смотрында районнан 27 кеше катнаша. Шулардан Фатыйма Һадиеваны Казанда чыгыш ясау өчен сайлап алалар. Ә башкаладан 50 кеше Мәскәүгә чыгыш ясау өчен җибәрелә. Ул тальян гармуны белән Мәскәүнең колонналы залында җырлый. Бөтенроссия смотрын оештыру комитеты аны беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкли.
Мөслимнән чыккан артистлар
1958 елда Алабуга культура-агарту училиәесын тәмамлап Халидә Уразаева, Нәкыя Латыйпова, Халисә Фәттахова, Котдус Хөснуллин кайтып эшли башладылар. Бу белгечләр өлкән буын кадрлар белән берлектә сәләтле яшьләрне туплап драма һәм хор коллективлары оештырып районда мәдәният эшен күпкә җанландырдылар.
Халкыбызның сөекле җырчысы Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басырова үзенең кабатланмас моңы, фидакарь хезмәте белән һәрвакыт якташларын куандырып торды. 1963 елның кышында сәхнә эшчәнлегенең 30 еллыгы уңаеннан махсус программа белән туган районына кайтып, Мөслимдә һәм район авылларында зур концертлар бирде.
Мөслим районының иҗат коллективы
Мөслим районы мәдәният учреждениеләре структурасына 5 учреждение керә: Мәдәният бүлеге, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты, Колос кинозалы, үзәкләштерелгән китапханә, Мөслим туган якны өйрәнү музее, сәнгать мәктәбе. Район мәдәният йорты составында бүгенге көндә мәдәни-ял итү тибындагы 41 учреждение эшли. Аларда барлыгы 271 клуб формированиесе эшли, анда 3278 кеше яши. 9 үзешчән иҗат коллективы «халык» исемен йөртә: район мәдәният йорты, Метрәй, Иске Вәрәш, Иске Карамалы театр коллективлары; «Мөслим тугайлары», «Усыкай буйлары», «Полер кас», «Рябинушка» фольклор ансамбльләре; «Ык Буйлары» җыр һәм бию ансамбле. Үзәкләштерелгән китапханә 29 китапханәне берләштерә: 1 үзәк, 1 үзәк балалар һәм 27 авыл китапханәсе. 2022 елның 1 гыйнварына китап фонды 330223 данә тәшкил итә. Бер кешегә китап белән тәэмин ителеш–16 экз. Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә 7 бүлек бар: фортепиано, тынлы, халык уен кораллары, вокал, хореография, рәсем һәм театр сәнгате. 2021-2022 уку елында 372 укучы белем ала. Мөслим туган якны өйрәнү музее фондлары 10225 саклау берәмлеген тәшкил итә. Төп бинада табигать һәм археология, этнография, халык кәсепләре залы, совет чоры залы, «Хәзерге Мөслим» залы һәм күргәзмәләр залы бар. Төп бинадан тыш ике зал эшли: район мәдәният йортында «әдәбиятта һәм сәнгатьтә мөслимлеләр» һәм аерым бинада «Батырлар йорты» Сугышчан Дан залы.