Мөслим районы мәдәнияте
-
Мөслим районының мәдәни объектлары
Тасвирлама: Мөслимдә нинди мәдәният объектлары бар? – дисәгез, әлеге бүлектә сез Мөслим районының Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йорты, Мөслим «Туган якны өйрәнү музее», балалар сәнгать мәктәбе һәм «Батырлар йорты» белән таныша аласыз.
-
Мөслимдә кайда ял итәргә дисезме? Әлбәттә паркларда!
Тасвирлама: Мөслим парклары – халыкның яраткан ял урыны. Аларның һәр берсенә үзенчәлекле мәгънә салынган. Мөслимгә килгән туристлар өчен бик матур һәм кызыклы ял урыны булып тора
Халкыбызның милли бәйрәме - сабантуйлар уздырыла. Җыр-биюләре, дәртле уеннары, кыйммәтле бүләкләре, сагындырган очрашулары белән истә калучы бу бәйрәм кемне генә битараф калдырмагандыр. Мөслим һәр елдагыча район сабан туена зур әзерлек һәм санап бетергесез уңышлар белән килә. Сабантуй буыннан-буынга күчә, мәңге картаймый, көтеп алынган бәйрәм булып, миллилекне саклап, яңа төсмерләр, бизәкләр алып, татар халкын гына түгел, ә төрле милләт вәкилләрен бергә туплап, туганнарны, газиз балаларны туган нигезгә тартып кайтара. Сабантуй ул – татарларны бергә туплаучы, дусларны, туганнарны җыючы милли бәйрәм. Мөслим районы аны хезмәт уңышлары белән каршылый. Әтәч өчен авыш баганага менү, көянтә-чиләк белән су ташу, йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату кебек җорлык һәм җитезлек таләп иткән уеннарда катнашучылар бик күп була. Һәркемнең бер-бер артлы үткәрелгән уеннарда катнашасы, бүләк аласы, үзен күрсәтәсе килә.
Берара онытылып торган милли бәйрәмнәр янәдән әйләнеп кайта. Шуларның берсе – Нәүрүз. Көн белән төн тигезләшкәндә билгеләп үтелүче бәйрәмне төрки халыклар – “Нәүрүз”, фарсылар “Яңа ел” дип йөрткән. Нәүрүздә йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бу эшне балалар башкарган. Нәүрүз такмакларын сөйләп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп, күңел ачып йөргәннәр. Бәйрәмнең төп максаты – яз килүгә шатлану, кыш белән саубуллашу, авыл халкының күңелен күтәрү. Мөслимдә Нәүрүз зурлап билгеләп үтелә. Күңелле тамашаны район мәдәният йорты оештыра. Халкыбызның милли традицияләрен саклау һәм киләчәк буынга тапшыру максатыннан тамашага балаларны да чакырдык. Җиһанга яз сулыш өрә, табигать уяна, күңелдә өмет, киләчәккә ышаныч арта. Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре балалар белән милли һәм спорт уеннары оештыра, һәр балага татлы бүләкләр өләшә. Бәйрәм дәвамында уен-көлке, җыр-биюләр тынып тормый. Бигрәк тә балалар, яз килүгә сөенеп, җырлап-биеп күңел ача. Бәйрәм көне уңаеннан ярминкә дә оештырыла. Сатуда азык-төлек тә, көнкүреш кирәк-яраклары, кием-салым да бар.
Төрки халыкларда Нардуган кышкы кояш торгынлыгына бәйле бәйрәм булган.
21 декабрь елның иң озын төне һәм иң кыска көне белән истәлекле. Халкыбыз 22 декабрьдән яңа кояш туа, елның яңа циклы башлана, табигать яңара, дип исәпләгән һәм бу көнне “Нардуган” дип атаган. “Нардуган” сүзе ике тамырдан тора: “нар” – “ут, ялкын, “дуган” – “туган” төшенчәсен аңлата. Борынгыдан килгән мәгънәсендә кояшка Бөек тәңре итеп табыну идеясе ята. Бәйрәм вакытында, көн иң кыска булып, Кояш еракка – көньякка киткәндә, борынгы төркиләр гыйбадәт кылганнар һәм югары көчнең тизрәк кайтуын сораганнар.
Мәҗүсилек чорында яшәгән төрки халыкларда Нардуган кышкы кояш торгынлыгына бәйле бәйрәм булган. Ул аграр йола буларак яшәгән, мул иген уңышы алу өмете белән үткәрелгән. Билгеле бер тәртиптә унике көн дәвам иткән. Бәйрәмнең традицион йолалары, матур киенеп, җырлап, өйдән өйгә йөрү, теләкләр әйтү, йөзек белән багу, күрәзәлек итү, бию белән бәйле. Биюләр төрле булган, билгеле бер тәртиптә скрипкага яки гармунга башкарылган. Ишегалдында сәламләп тә, өйгә кергәндә дә биегәннәр. Хәтта эрләүче әби һәм бабайның биюе дә булган. Рәхмәт биюеннән соң саубуллашу биюе башкарылган. Багу, күрәзәчелек белән бәйле биюләр уеннар һәм учак тирәли әйлән-бәйлән белән тәмамланган.
Киенеп-ясанып йөрүләрне “Нардуган булып йөрү”, “Нардуган чабу”, “Нардуган бабалары” дип йөртәләр. Кайбер татар-мишәр авылларында Нардуган бәйрәмен Раштуа, Раштва дип атыйлар. Ислам дине кабул ителгәннән соң, әлеге бәйрәм сирәгрәк үткәрелгән, еллар үтү белән онытылган.
Керәшен татарларында, татар-мишәр авылларында Нардуган белән бәйле йолаларның кайберләре сакланып калган. Календарь датаның Раштуа бәйрәме белән якын булуы ике бәйрәмнең берләшүенә китергән. Гомумән, Нардуган Яңа елны каршы алу бәйрәме белән кушылып китә. Традицион элементларны саклаган хәлдә көнкүрешкә башка эчтәлек белән килеп керә. Бу көнне ел буе кылган гамәлләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла.
Нардуганчылар – үзләрен танытмас өчен төрле киемнәрдән, туннарын, бүрекләрен әйләндереп киенгән авыл кешеләре (бездә аларны “әкәмәтләр” дип атыйлар) – өйдән өйгә йөреп, җыр һәм такмаклар әйтеп, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет телиләр. Бу йола безнең авылда хәзер дә сакланган: киенеп йөрү гадәте әле дә бар. Раштуадан соң, 7 гыйнвар төнендә күпләр, ишек-капкаларын ачып, матур теләкләр белән керүче нардуганчыларны көтеп тора, бәйрәм күмәчләре пешерә, аларны тәмле ризыклар белән сыйлап җибәрә. Киенеп-ясанып йөрүчеләрне өйгә кертсәң, уңыш яхшы булла, дип исәпләнә. Кем генә йортына бәхет, муллык керүен теләми икән?!