Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы

Мөслим туган якны өйрәнү музее

Мөслим туган якны өйрәнү музее
  • Тасвирлама:

    1989 нчы елда Мөслим районы башкарма комитеты район үзәгендә крайны өйрәнү музее оештыру турында карар чыгара

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 16:00, шим-як ял коне

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • 8 (85556) 2-60-33
  • Адресы:

    Мөслим авылы, Пушкин ур., 33 йорт

1966 нчы елда Мөслим урта мәктәбенең тарих укытучысы , РСФСРның һәм ТАССРның атказанган укытучысы Галиева Нурдидә Гали кызы тарафыннан, мәктәп директоры Иванов В.А., укытучылар Фатхуллин М. Г., Хаков Ф.Г. ярдәмнәре белән мәктәп музее оештырыла. Тиз арада 2000 нән артык экспонат туплана, бүлмәләр җиһазландырыла. Музейга “Туган як” дип исем бирелә. 1989 нчы елда Мөслим районы башкарма комитеты район үзәгендә крайны өйрәнү музее оештыру турында карар чыгара. Бу җаваплы эшкә язучы, тәнкыйтьче Наис Гамбәр алына, бизәү эшләрен үзешчән рәссам Рәйхан Хантимеровка тапшыралар. 1990 нчы елда иске агач бинада “ Мөслим туган як музее” ачыла. Музей директоры итеп Рәйхан Хантимеров билгеләнә. 1992 нче елда исә Мөслим урта мәктәбендә тупланган 3500 экспонат район музеена тапшырыла. 2014 нче елда яңа музей өчен элеккеге сәнгать мәктәбе бинасына 10 млн. сум күләмендә реконструкция үткәрелә. Капиталь ремонттан соң, 4 нче сентябрьдә “ Мөслим туган як музее” ишекләрен ача. Музей хезмәткәрләре экспозицион залларны үз көчләре белән эшлиләр. Заманча музей ясау теләге белән 2015 нче елда Республиканың Милли музей хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр. Алар ярдәме белән эчке экспозиция заллары эшләнә. “ Мөслим туган як музее” үзенең фондында 5 меңгә якын экспонат белән яңа бинада эшләп китә. . “ Табигать һәм археология”, ике өлештән торган “ Этнография”, “ Совет чоры”, “ Яңа Мөслим” һәм күргәзмә заллары эшли. Туган якның борынгы үткәнен өйрәнү максатыннан, 2015 нче елның җәендә тарих фәннәре докторы, профессор Борханов А.А. җитәкчелегендә археология һәм эпиграфия юнәлешендә эзләнүләр алып барылды. Археологик разведка нәтиҗәсендә табылган экспонатлар музей фондын баетты. 2017 елда мәдәният сарае бинасында “Татар әдәбиятында һәм сәнгатендә Мөслимлеләр” исеме астында яңа экспозицион зал ачылды. Экспозиция залы булдыруның төп максаты беренчедән, яшь буынга, җирле халыкка, килгән кунакларга Мөслим төбәгенең республика күләмендә танылган бик күп күренекле шәхесләрнең туган җире булуын искәртү, аларның тормышы, иҗаты белән якыннан таныштыру, татар әдәбиятына, сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү булса, икенче яктан яшьләрне буш вакытларын дөрес һәм файдалы үткәрергә өйрәтү, иҗади мохиткә тарту. Бу залда 26 язучы - шагыйрьләрнең иҗаты, районда гына түгел , республикада танылган фольклор ансамбльләр, бию коллективлары, халык театрлары иҗаты, күренекле артистлар тормышы белән дә иркенләп танышып була. Ретро стильдә эшләнгән залда танылган шәхесләрнең кулъязмалары, алган бүләкләре, шәхси әйберләре урнаштырылган. Шунысы үзенчәлекле – залыбыз Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында урнашкан. Татарстанның атказанган артисты, ике тапкыр Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән Зифа Басыйрова белән без - мөслимлеләр чын йөрәктән горурланабыз һәм музеебызда аның өчен аерым сәхнә булдырдык. Биредә аның шулай ук, шәхси әйберләрен күрергә, тормышы турында киң мәгълүмат алырга мөмкин. 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “Батырлар йорты” хәрби дан музее ачылды. Бу аяусыз сугышка район 8140 ир-егетен, шулар арасыннан 8 хатын-кызын озата. Хәтер китабына 5602 якташыбыз кертелгән. Районыбыздан совет-фин һәм Бөек Ватан сугышында 3 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Аларның икесе татарлардан беренче булып герой исеменә лаек була. Зал ике өлешкә бүленгән. Беренче өлешендә Мөслим район халкының Бөек Ватан сугышындагы роле күрсәтелә. Монда урнаштырылган электрон станцияләрдә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында мәгълүмат тулыландырылды. Экранда һәр авылдан сугышка киткән, вафат булган якташларыбызның саннары күренә. Экспозицияләр сугыш кораллары һәм башка сугыш экспонатлары белән баетылды. Стендларда якташларыбызның биографияләре фотолары, документлары белән бирелгән. Махсус бинокль ярдәмендә шәһәр эчендә барган яуны күрү мөмкинлеге булдырылды. Залның икенче өлешендә Бөек Ватан сугышының хәрәкәтләре этапларга бүленеп, стендларда яктыртыла. Аларда сугышның бар фаҗигасе, халыкның үзен аямыйча ил өчен көрәшүе турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин. Зур экранда сугыш хәрәкәтләре, Бөек җиңү парады күренешләре документаль лентада күренә.