Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Исем җисемгә туры килсен!

Никахлашканда мулла: “Нар”га беткән исемнәр тәмугка ишарәли”, – дип, махсус журналына, булачак иремнең исемен үзгәртеп, “Илдан” дип язды. Кәгазьдә – Илдан, па­спортта Ленар булган ирем белән балалар үстердек. Ләкин аның Ил­дан булуын без, шаһитлар һәм мул­ладан башка берәү дә белмәде.

– Бик күп әти-әниләр балаларына ят исемнәр кушарга тели. Хәтеремдә, бер әни баласына исем кушты да, күпмедер вакыттан соң, ошамый дип, икенче исемгә үзгәрттерде. Өч көн дә үтмәде, беренче исем матуррак булган дип, баласының исемен тагын алыштыр­ды. Ышануларга килсәк, баланың исе­мен алыштырырга ярамый. Бу баланың язмышы белән уйнауга тиң, дияр идем, – ди район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Диләрә Шакирова.

Узган ел кызларга иң күп кушылу­чы исемнәр арасында Зәринә, Әминә, Амелия исемнәре бар. Айсылу, Айгөл, Зифа кебек чын татар исемнәрен бик аз райондашларыбыз сайлаган. Диндә булган әниләр балаларына Хәдичә, Фи­рая исемнәрен кушкан.

– Моңарчы ишетелмәгән исем кую­чылар да бар. Андыйлар рәтендә – Ане­лия, Иера, Ева исемнәре. Узган ел ул­ларына Алан, Дамил исемнәре кушу­чылар булган. Болар – безнең җирлек өчен ят исемнәр. Һәр бишенче малай Әмир, Камил, Гадел, Ислам, Нурислам исемнәрен йөртә. Яраткан җырчылары (мәсәлән, Ризат, Зинира) исемнәрен ку­шучылар бар, – ди район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова.

Балаларына кино геройлары исемнәрен куючылар да очрый. Ка­малия, Нулефер, Ширин, Арзу исемнәре – шундыйлар рәтендә. Берничә ел күпчелек сайлаган Камилә, Адилә, Азалия исемнәрен кушучылар саны кимегән. Кайчандыр Лилия, Гөлназ, Ләйсән, Илшат, Марат, Алмаз исемнәре популяр иде. Хәзер бу исемнәрне кую­чылар юк дияргә була. Әлеге исемнәрне “иске” дип әйтүчеләр дә бар.

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, балаларына исем сайларга булышу­ны сорап килүчеләр дә бар. Бу очрак­ка бүлектә Гомәр Саттаровның “Та­тар исемнәре ни сөйли?”, “Татар-рус кешеләре исемнәре һәм фамилияләре сүзлеге” китаплары бар. Алардан үзләре сайлаган исемнең мәгънәсен караучылар әз түгел.

– Быел әти-әниләр колакка ятыш­лы исемнәргә өстенлек бирде. Исемнәр рейтингына килсәк, Әмир, Даниэль, Радмир исемле балалар күбәя. Абду­самед, Тамерлан, Рияз, Хәбиб, Азиза, Зәйнәп кебек исемнәрнең мәгънәсен сораучылар күп булды. Балалар ара­сында Хәниф, Хәбиб, Рәсүл, Мәлик, Искәндәр, Газиз, Кәримнәр дә бар, – ди Диләрә Шакирова.

Берничә көн элек кенә танышымның көтеп алган оныгы туды. Бәбигә Элина исемен сайлаганнар. (Ин­тернет мәгълүматларына караган­да, Элина исеме грек сүзеннән алын­ган. Бу исем Россиядә революциядән соң популярлаша. Элина исеме ма­тур һәм гадәти булмаган яңгырашка ия, бәйсезлек, ирек һәм эмоциональ­лек белән характерлана). Гаилә исем кушу өчен муллага мөрәҗәгать иткән. Ул баланы мәчеткә алып килергә һәм исемне алыштырырга тәкъдим итә. Нәтиҗәдә яшь әни башка мулла белән элемтәгә керә. Ул: “Бик матур исем сай­лагансыз”, – дип, исемне өйгә килеп куша.

Улыма Рөстәм исемен кушасымны белгәч, акушерка Рәзинә апа: “Бик матур исем! Бу исем “пәһлеван гәүдәле, батыр” дигәнне аңлата. Кайберәүләр бала таба, әмма исем куша белми,” – дигән иде. Икенче, өченче балама исем сайлаган­да да Рәзинә апаның сүзләрен искә ал­дым. Икенче улыма – “җәннәт капкасы сакчысы” дигән мәгънәдәге Ризван исе­мен, кызыма “илаһилык” мәгънәсенә ия Ралия исемен куштык.

Ул-кызларыбызга мәгънәле, матур исемнәр бирсәк иде. Балага исем куш­канчы, аның тарихы, чыгышы белән кызыксынырга кирәк. Исеме җисеменә туры килсен! Үсә төшкәч, балаларга исемнәре өчен оялырга туры килмәсен.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X