13 август 2022 яңалыклары
-
Килен капкасы
Кая ул! Мунча бөтенләй ягылмаган иде ул көнне... Алдавы рәхәт тә бит, утырам калтыранып, ни белән бетәрен көтеп. Менә берзаман өй ишеге ачылып китте дә тастымал, мунчала, комганын күтәреп, Мәдхиямал әби килеп керде.
-
Балалар тәмәке тарта?!
Күпләр “электрон тәмәкенең зыяны юк” дигән фикердә. Әлеге фикер дөреслеккә туры киләме? Яшүсмерләр арасында электрон тәмәке тартучылар күп. Кайберләре хәтта ачыктан-ачык, кеше алдында тәмәке тарта. Әти- әниләр дә балаларына сүз әйтми.
-
14 августка һава торышы
Иртәгә явым-төшем көтелми.
-
Алма пирогы
Бакчаларда матур булып алмалар пеште. Баллы, сусыл алмалардан пироглар да бик тәмле чыга. Җәй-көз алма пирогын пешерми калган кеше бар микән ул?! Алма пирогы рецепты тәкъдим итәбез.
-
Иҗатка гашыйк Эльза
Иҗат белән кызыксынучылар Тугаш кызы Эльза Хисамиева белән таныштыр, дип уйлыйм. Кечкенәдән иҗат белән шөгыльләнә ул. Иҗатның да төрле юнәлешләрендә үзен сынап карый.
-
Исем җисемгә туры килсен!
Никахлашканда мулла: “Нар”га беткән исемнәр тәмугка ишарәли”, – дип, махсус журналына, булачак иремнең исемен үзгәртеп, “Илдан” дип язды. Кәгазьдә – Илдан, паспортта Ленар булган ирем белән балалар үстердек. Ләкин аның Илдан булуын без, шаһитлар һәм мулладан башка берәү дә белмәде.
-
Изгеләр чишмәсендә
Биләрдәге Изгеләр чишмәсенә сез дә барыгыз, үкенмәссез!
-
Су бетә
Бүген су бирү туктатып торыла.
-
Бала иминлеге – беренче чиратта
Район мәктәпләре һәм балалар бакчаларында шәхси сак хезмәткәрләре эшли. Узган елның 11 май көнендә Казан мәктәпләренең берсендә булган фаҗигадан соң сак хезмәте аеруча көчәйтелгән режимда эш алып бара. Куркынычсызлык чараларын көчәйтү белән бергә барлык мәгариф учреждениеләренә керү мөмкинлекләре дә чикләнгән.