Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Файдалы үләннәр турында

Бу үләннәр елга буйларында, болыннарда, урманнарда үсә.

Көтүче сумкасы - кан туктату өчен әйбәт дару. Борынгы Тибет медицинасы күңел болганганда аннан да яхшырак дәва юк дип исәпли. Аңарда А, В2, С витамины, шулай ук кальций, фосфор кебек файдалы минераль матдәләр күп. Көнчыгыш илләрендә хуҗабикәләр көтүче сумкасы яфракларын ит белән кыздыралар, төрле ашларга салалар. Картайган үләннең шулпасы әйбәт була. Яфракларын пешереп,  боламык әзерләгәндә кулланалар.

Кычыткан шулай ук кан китүне туктата, ялкынсынуны киметә. Кычыткан саркындысы кан составындагы шикәрне киметә ала, димәк, ул шикәр авыруы белән авырган кешеләр өчен файдалы. Халык медицинасында кычыткан тамырлары һәм орлыклары белән суалчан авыруларына каршы көрәшкәннәр. Азык промышленносте, фармацевтика һәм парфюмериядә куллану өчен кычыткан яфракларыннан - яшел, ә тамырларыннан сары буяу әзерлиләр. Кычыткан сабагыннан тукымалар, хәтта кәгазь дә эшләргә мөмкин. Кычыткан орлыкларының 32 процентын ашарга яраклы май тәшкил итә.

Сукыр кычыткан саркындысы исә йөрәк кагу һәм нерв авыруларына каршы әйбәт. Ул тынычландыру чарасы буларак билгеле. Дмитрий Донской бу үлән белән борыныннан кан китеп җәфаланган оныгын дәвалаган.

Үләннәрне күләгәле, җилсез урында киптерегез. Дару ясаганда фармацевт белән киңәшергә дә онытмагыз.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев