Райондашларыбыз иҗаты рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшьлек илендә
Сугыш чорындагы авылда тормыш таш гасырныкына тиң булса да, радио, электр, кино дигән нәрсәләрне белмәсәк тә, без кечкенәдән совет иленең патриотлары булып үстек. Мәктәп, укытучыларыбыз, әткәй-әнкәйләр безне илебезгә, халкыбызга бирелгәнлек рухында тәрбияләде. 1947 елда Минзәлә районы Бикбау мәктәбендә укыганда, унөч яшемдә комсомолга кердем. Мин үземне чын комсомолка дип тойдым, ни кушсалар да, үтәргә әзер идем. Беренче комсомол җыелышына, комсомол билетымны алып, кичкә таба берүзем Калморзадан Бикбауга киттем. Каршыдан салкын җил исә, кыйгачлап кар ява. Алда әллә нинди кара әйберләр тора... Бүре дип уйлап, тез буыннарым калтырый. Барып җиткәч, басуга чыгарылган тирес өеме икәнен күреп сөендем... Мөслим урта мәктәбен тәмамлаганда ВЛКСМ Үзәк Комитеты яшьләрне чирәм җирләрне үзләштерергә чакырды. Дус кызым белән, сүз берләшеп, “целинага” китәргә җыендык. Планыбыз барып чыкмады – әнкәйләр җибәрмәде.
-
Тарих эзләреннән. Совет цивилизациясе
“Үлгән арсланга ишәк тә тибә” дигән мәкаль бар. Безнең Совет иле дә шул арслан хәлендә. Кем генә, ниләр генә дип сүкми, ничек кенә типкәләми аны, бигрәк тә 1930-1953 еллар арасын.
-
Сагыну
Татарстанның атказанган табибы, югары категорияле хирург Ильяс Хәбибуллинга, исән булса, 90 яшь тулыр иде.
-
Казанга 1 сәгать оча идек
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга бик күп кече самолетлар һәм очучылар эшсез калды. Кече самолетларга махсус төшү юллары булмаса да ярый, алар теләсә нинди тигез җиргә утыра алалар. Сугыш чорында әзерләнгән очучылар да җитәрлек. Бу СССРга тиз арада җирле һава линияләрен сузарга мөмкинлек бирде. Ә алар бик тә кирәк иде.
-
Мәхәббәт алмалары
Туган авылыгызда сезнең Алма бакчагыз бармы? Алмалары тәмлеме? Җете кызылмы, алмы? Лилия Садриева.
-
Якын дус хыянәте
Фәнияләрнең кайтасын көтмәгән Алмаз белән Энҗе бөтенләй каушап калдылар.
-
Туган нигез
Мин килен булып төшкән елны, әткәйләр, туганнарының зур гына өйләрен алып, шунда күченделәр. Без төп йортта яшәп калдык. Инде үзебезнең улларыбыз исәйгәч, әткәйнең шактый еллар элек ясаган оясына язын пар сыерчык кайтып оялады.
-
Укучыларыбыз иҗаты. Иске күпер
...Рөстәмнән көмәнле калуын белгән авыл халкы Гөлияне бик тә кызганды.
-
Гафу ит мине, кызым!
Галия өйдән чыгып киткәч, үзе белән бергә эшләүче, үзеннән күпкә яшь Азат исемле бәндә белән яши башлый.